Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Әнигә!

Габделбәр Каюмов, Яңа Әтнә авылы

Тагын килдем Синең янга
Җыелган әйтер сүзләр.
Барып-кайтып йөреп була,
Күрәләр әле күзләр.
Төшкә керәсең бу ара,
Чак түгел, матур булып.
Өстендә зәңгәр күлмәгең, 
Торасың авыз ерып.
Нидер әйтмәкче буласың, 
Тавышың гына тонык.
Бакыйлыкка күчкәнгәме  
Синең күзләрең йомык.
Уянам да әрвахларга
Алам догалар укып,
Әгәр әни исән булсаң.
Кочаклар идем кысып.
Күбрәк вакыт мин түгел шул,
Син үзең кочакладың.
Беләм инде соңга калдым, 
Бикләнгән йозакларың.
Тыныч йокла, син борчылма,
Бар да әйбәт улыңның.
Раббым язган булсын, әни, 
Оҗмахта дип, урының.
Әниләр күп җир шарында, 
һәркемнеке ул берәү.
Исән чакта кадерен белик,
Гөнаһ булыр ул белмәү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев