Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

«Ата-ана нигезе»

Яңа Әтнә авылында гомер итүче Габделбәр Каюмовның тәүге шигырьләр китабы дөнья күрде.

Каюмов Габделбәр Габдрахман улы шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате жырларда мактап жырларлык унган халкы белән дан тоткан Дусым авылында дөньяга килә. Балачагы, яшьлек еллары туган авылында уза. Урта белем алгач, Ватан алдында бурычын үтәр өчен Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Армиядән кайткач, бәхет эзләп читкә китми, туган якларында кала, Арча районы (хәзерге Әтнә районы) «Сель хозтехника» оешмасына эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша.


Әлегә кадәр «Әтнә таны» газетасында аның шигырьләре басылып килгән иде. Шушы арада Габделбәр Каюмовның тәүге шигырьләр китабы дөнья күрде. Әлеге китапта кечкенәдән үк әтисез калып үскән Габделбәр абыйның ачы сагышы да, туган ягын ярату да, әни һәм әбисенә, туганнарына, сөеклесенә мәхәббәт хисләре дә урын алган.

Гомер буе кулыннан тимер-томыр төшмәсә дә, матур тормыш юлы узып, картлык көзенә аяк басканда Габделбәр абый күнеленнән саркып чыккан хисләрен, тормыштагы һәр мизгелен, уй-кичерешләрен ак кәгазь битләренә төшергән. Ул үзенен шигырьләрендә туган як табигатенә, жиргә, икмәк үстерүчеләрнең күнел матурлыгына дан жырлый. Габделбәр Каюмов - бөтен жаны, тәне белән, тулысынча авыл кешесе, гомере буена авыл жирендә яшәгән. Аның шигырьләре жирдән, туфрактан шытып чыккан. Бүгенге көндә дә табигать белән бер сулышта яши ул, андагы матурлыкны, сафлыкны кеше күнеленә күчерергә омтыла. Шигырьләре үзе кебек гади, әмма һәрберсе укучыны уйлар йомгагына алып кереп китә алырлык.

Котлыйбыз Габделбәр абый. Иҗатын, китабың  дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин бик шатландым әле бу җегетнең китабына. Үзем дә ике шигырьләр җыентыгы чыгардым бит. Бик авыр ул иҗат итү. Әле аны бастырып чыгарасы да бар. Күтәрик, данлыйк әле районның мондый талантлы шәхесләрен. Илгиз Кадыйров.