Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Әти кочагы (Зөләйха Солтанова)

Данил карават астына керде дә кымшанырга да куркып утырды.

Әтисе белән әнисе тагын ачуланыша, аларның тавышыннан хәтта серванттагы бәллүр савытлар да зыңлаган кебек.

«Ишеттәсеңме син мине?» – дип кычкырды әтисе һәм йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Аның сугуыннан өстәл өстендәге савытлар да сикерешеп куйды.

«Әллә син саңгырау тавыкмы, оятсыз?» – дип тагын акырды әтисе.

«Нигә алай дисең, Артур? Синең алда намусым чиста минем. Мин сиңа көнләшер өчен бервакытта да сәбәп бирмәдем», – диде әнисе, куркынган тавыш белән.

«Бирдең!» – дип кычкырды да әтисе кабат өстәлгә китереп сукты. Бу юлы өстәлдәге ниндидер савыт идәнгә төшеп ватылды.

Данил куркуыннан дертләп куйды һәм тагын да ныграк почмакка елышты. Ул хәтта тын алырга да куркып утырды, бары тик әтисе генә аның барлыгын исенә төшерә күрмәсен.

«Кайчан?» – дип сорады әнисе.

«Һәрвакыт! Ирләрдән күзеңне дә алмыйсың бит, тәти күлмәкләр киеп кәнтәйләнеп йөрисең, арт болгап!» – дип тагын акырды әтисе.

«Уйлап чыгарма!» – диде әнисе, ялварулы тавыш белән.

Ә Данил, әтисенең җавабын көтеп, куркудан катып калды.

«Сөйрәлчек! Ирләр турында гына уйлап йөрүче сөйрәлчек бит син!» – диде Артур.

Данил, тагын да ныграк коты алынып, карават астында утыра бирде. Борын астыннан гына үз-үзенә «әти әниемә сукмаячак» дип пышылдады. Артур юк-юк та хатынына кул күтәрә, ә Рәсимә барысын да кичереп килә. Түзде, чыдады, иренә тугры булып яши бирде.

Данилның әбисе – Рәсимәнең әнисе – «аерыл» дип, кызына ялварды.

«Ул әле болай гына тузына! Ә пычак алып бугазыңа ябышса нишләрсең, кызым? Улыңны ятим итәсең киләме соң синең? Артурны беләсең бит, аның кызу канлы булуын да бик әйбәт беләсең», – дип үгетләде Фидания апа.

«Әни, безнең гаиләбез бар, – дип уйчан гына җавап бирде Рәсимә. – Безнең балабыз бар. Мин Данилны әтисез калдыра алмыйм. Ничек диләр әле, беләсең бит инде...»

«Кыйный – димәк, ярата, шулаймы? – дип көлде әбисе, әмма көлүе бер дә күңелле түгел иде, ничектер чарасызлыктан ачы көлү иде бу. – Ә үтерсә – тагын да ныграк яраткан була инде. Кызым, күзләреңне ач! Син монстр белән яшисең бит. Данил, балакаем, тиздән тотлыга башлар инде, әтисеннән һәм аның кыланмышларыннан шулкадәр куркып калган бит инде сабый», – диде әбисе.

Әмма Рәсимә ире белән яшәвен дәам итте. Көнләшү өчен ул тамчы да сәбәп бирмәде, әмма Артур бу сәбәпләрне бик җиңел генә «бармактан суырып» чыгара һәм хатынына бәйләнә иде. Үзе уйлап чыгарган хыянәтләрдә һәм азгынлыкта Рәсимәне гаепли иде.

Данил әтисеннән курка һәм ул моны беркемнән дә яшермәде. Әтисенең кычкырган, әнисенә суккан тавышлардан куркып, карават астында утырганда берничә мәртәбә астына да йомышлады Данил. Бу өнне ала торган куркыныч тавышлар берничә көн аны төшенә кереп йөдәтте, сабый куркып, төшләнеп, төненә әллә ничә мәртәбә уяна иде.

Бу көнне дә нәкъ элеккечә булды. Әтисе әнисенә кычкырды, ә Рәсимә акланды, гәрчә акланырлык тамчы гаебе булмаса да. Соңыннан савыт-саба шалтырады, шуннан соң Артур хатынын этеп тибәрде, ә тегесе өстәлнең очлы кырыена аркасы белән бәрелеп, идәнгә егылды. Аркасыннан шундук кан ага башлады, һәм уч төбе кадәр шактый зур яра барлыкка килде.

«Әни, мин куркам», – диде Данил әнисенә беренче тапкыр. Моңа кадәр ул карават астына кача һәм, тын да чыгарырга куркып, дәшми-тынмый гына утыра иде. Әмма хәзер, куркуы чиктән аша башлагач, ул әйтми булдыра алмады.

Рәсимә улын кочагына алды һәм шунда гына үз-үзен болай тотышы Данил өчен бары тик начар гына булуын аңлады. Канэчкеч ире белән янәшә калып, Рәсимә улының психикасын гына боза икән, ә бит ул, балага әтисе янында яхшырак, дип уйлый иде.

Ул кичне Рәсимә улын алды да әнисе янына яшәргә күченде. Шул ук көнне Артур килеп җитте, әмма әбисе аны бусагадан да атлатмады. Ир ишекне дөбердәтте, типте, йозагын җимерергә теләде, әмма әбисенең фатиры таш кирмән кебек иде, бирешмәде.

Рәсимә белән Данил берничә көн өйдә генә утырды, урамга чыксалар, каны кайнаган Артурга юлыгудан курыктылар. Шушы вакыт эчендә Данил ишек шакулардан дер калтырап курыкты, ә үзе әбисенең фатиры өске катта булуына шатланды, чөнки әтисе тәрәзәдән керә алмый, хәер, тырышып карады, әмма булдыра алмады.

Шулай да гомер буе бикләнеп тә утырып булмый, шуңа күрә Рәсимә, отпускасын төгәлләмичә, бер ай узгач эшкә чыкты. Артур исә хатыны белән улы яшәгән йортка килүен сирәгәйтте, ә Данил инде әтисе белән яшәгәндә кичергән мәхшәрне бераз оныта да башлады.

Озакламый, Артурның хатыны һәм улы белән яшәгән фатирга яңа хатын алып кайтуын белделәр. Рәсимә бу хакта ишеткәч көлде генә.

«Кирәк бит, ә! Әле бер ай элек кенә мине хыянәттә гаепләгән адәм өенә яңа хатын алып кайтып та куйган! Мин начар булдыммы инде? Мине хыянәт итүдә гаепләп «канымны эчкәндә» үк шул хатын белән очрашып йөргәндер инде Артур», – диде Рәсимә.

Рәсимә аерылышырга гариза язды, һәм бер айдан соң Артур белән аларны аердылар. Бу – Артурга элекке хатынының өенә килеп гауга чыгарырга, ишекне дөмбәсләргә комачау итмәде. Иртән өйдән чыгуларына подъезд стеналарына теләсә нинди әшәке сүзләр язылып беткән, ишекләренә буяу агызылган иде. Бу – үпкәләгән Артурның үзенчә үч алуы булды. Аларга Артурның кыланмышларына түзәргә генә калды.

«И кызым! Бу «башы киткән» адәм белән ничә еллар буе ничек яшәдең соң син? Баштан ук аңа һәм бу галәмәтләренә чыдап яшәгәнсең бит! Шаккатам мин сиңа», – диде Фидания апа, кичен стенадагы ямьсез сүзләрне буяганда.

«Үз-үземә шаккатам инде, әни!» – дип көлеп кенә куйды Рәсимә.

Соңрак Артурның яңа хатынының йөкле булуын белделәр. Ир аңа өйләнде, әмма үзеннән китәргә һәм аерылырга базган беренче хатынын бер көнгә дә онытып тормады ул. Рәсимәне эзәрлекләде, шалтыратты, аны куркытырга тырышты. Бераз вакыт узгач, аның бу дәрте сүнде ахры, чөнки яңа хатыны игътибар һәм көч таләп итә, ләкин элекке хатынының юлына аркылы төшүдән дә бөтенләй туктамады. Бу кыланмышларының сигез яшьлек улына ничек тәэсир итәсен уйлап та карамады ир.

Аерылышып ярты ел узгач, Рәсимә бер ир-ат белән танышты. Бу – аның элекке ире өчен дә һәм Данил өчен дә көтелмәгән хәл булды.

«Әни, нинди абый ул?» – дип сорды Данил, әнисе кып-кызыл розалар букеты тотып, бик бәхетле кыяфәттә кайтып кергәч. Данил әнисенең бер машинадан чыкканын, ниндидер таныш түгел абыйның машина ишеген тотып торганын тәрәздән күреп өлгергән иде.

«Улым, әтиең кебек булма инде, – дип, шаян гына әйтеп куйды Рәсимә. – Миннән көнләшергә кирәкми. Мин – олы хатын-кыз һәм шәхси тормышка хакым бар», – диде.

Данил әнисе янында күренә башлаган яңа абыйдан курыкмады. Әмма малай, бу абый да нәкъ әти кебек булмас микән, дип кенә шикләнә иде. Данил белән танышкан көнне яңа абый аңа кыйммәтле конструктор алып килде. Ләкин малай аңа башта ышанмыйча гына, шикләнебрәк карады.

Шундый кыйммәтле һәм күптән теләгән уенчыкны күргәч, Данилның күзләре янды, бүләкне кабул итте һәм абыйга өйгә керергә рөхсәт бирде. Бусы да Данилга бик сәер тоелды: олы абый малайдан әбисенең фатирына керергә рөхсәт сорый...

Бу абыйның исеме Алмаз иде, һәм ул Данилның әтисенә тамчы да охшамаган. Данил әнисенең бу абыйга ничек караганын бик яхшы күрде һәм аңа әнисе өчен кинәт тыныч булып китте. Бу Алмаз абый әнисен бәхетле итә алыр микән? Данилның әтисе кебек аңа тоташ газап кына китермәсме?

«Данил, улым, Алмаз абыең безне үзе янына яшәргә чакрыды», – диде әнисе, Алмаз белән танышып берничә ай узуга.

«Ләкин мин теләмим, әни. Миңа әбекәй янында рәхәт», – дип каршы килде Данил.

«Әбиеңдә озак кунак булдык бит инде, улым. Алмаз абыеңның фатиры да зуррак, синең дә аерым бүлмәң булыр. Ә әбиең ял итсен», – диде әнисе, ягымлы гына итеп.

«Минем анда күченәсе килми», – дип нык торды Данил. Ә ул Алмаз абый да үз өендә әтисе кебек үк хәшәрәткә әйләнмәсе соң? Данил ул хәлләрнең кабатлануын бөтенләй дә теләми бит.

«Әйдә, алайса, болай итәбез, улым. Мин Алмаз абыең янына күченәм, сиңа бүлмә әзерлим, ә син, барысы да әзер булгач, безнең янга күченерсең», – дип ризалашты әнисе.

Данил бу тәкъдимгә каршы килмәде. Әнисе бәхетле булсын, ә аңа әбисе янында тынычрак булыр, өстәвенә, әбисе дә аның үзе янында яшәвенә каршы түгел.

Артур элекке хатынының башка ир-ат белән яши башлавын белүгә үк, Фидания апаның өенә килеп җитте. Бу вакытта аның яңа хатыныннан кызы туган иде, әмма барыбер элекке хатынының әнисе йортына юлны оныта алмады.

Аңа ишекне Данил ачты. Әтисенең ачудан чалшайган йөзен күрүгә үк, куркып, читкә тайпылды. Эче авырта башлады, курыкты, аңа бөтен почмактан куркыныч яный кебек тоелды.

«Кайда ул өстерәлчек?» – акыра башлады Артур, фатирны яңгыратып.

Данил, йөгереп, кухняга керде, гадәттәгечә өстәл астына качарга теләде, әмма соңыннан әнисенең тавышын ишетте. Рәсимә төшке аш вакытында улы янына кереп чыгарга уйлаган икән, ә монда «кунак» – элеке ире килгән.

«Нәрсә эшлисең монда?» – дип ризасыз тавыш белән сорады Рәсимә.

«Синең оятсыз күзләреңә карарга килдем. Ничек оят түгел сиңа? Башка ир-ат белән чуаласың? Хәшәрәт!» – дип кычкыра башлады Артур.

Данил йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишетте. Әйтерсең нәни йөрәге күкрәгеннән чыгып китәргә талпына иде, малайга бик куркыныч булды.

«Олак моннан! – дип кычкырда Рәсимә. – Юлны оныт монда. Үз хатыныңны кара, безнең тормышка кысылма!» – диде.

«Шушы кабәхәт күзләреңне чокып чыгарасы иде! Башка ирләргә карый алмас идең!» – дип тузынды Артур.

Данилның тәне калтыранып куйды, әтисе әнисенең күзләрен ничек чокып чыгарганын күз алдына китереп коты алынды. Куркыныч булды, әмма малай моңа юл куя алмый инде. Һәм шул вакыт кулына пычак алды… Әтисе белән әнисе кычкырышкан бүлмәгә атылып чыкты һәм кулындагы пычакны Артурга төбәде.

«Тимә минем әнигә!» – дип кычкырды Данил, үзе пычакны уңлы-суллы болгады. Яңаклары буйлап күз яшьләре ага, әмма Данил әнисен яклар өчен барына да әзер иде.

«Пычагыңны ташла, маңка малай!» – дип акырды әтисе. Әмма Данил гүя аны ишетми иде. Әтисенә якынрак килде, пычакны аңа төбәде. Әтисенең күзләре ачулы ялтырап куйды. Рәсимә, үзен якларга чыккан улын күреп, йөрәгенә ябышты.

«Данил, улым, ташла пычакны! Бу кеше безгә начарлык эшләмәячәк!» – диде әнисе.

«Үтерәм!» – дип кычкырды да Артур, Данилга таба атлый башлады.

Әмма шул мизгелдә фатирга Алмаз абыйсы килеп керде. Артурны өстерәп диярлек коридорга алып чыкты, баскычтан этеп төшереп җибәрде. Данил исә, кулына пычакны кысып тоткан килеш, бүлмә уртасында басып тора бирде. Рәсимә улының кулындагы пычакны көч-хәлгә тартып ала алды.

«Улым, курыкма, ул башка килмәячәк!» – дип ягымлы гына пышылдады Рәсимә, улын кочаклап. Шунда алар янына Алмаз йөгереп керде, Рәсимәне дә, Данилны да кочагына алды.

Данил җиңел сулап куйды. Алмаз абыйсына борылып карады, үзе дә сизмәстән, аның куенына сыенды.

«Сиңа әти дип әйтсәм буламы?» – дип әкрен генә сорап куйды ул.

«Әлбәттә ярый», – дип елмайды Алмаз һәм малайны кысып кочаклады. Данил моңа кадәр белмәгән, татып карамаган чын әти кочагы иде бу.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев