“Әтнә таңы” тарих битләрендә
Иҗат

“Әтнә таңы” тарих битләрендә

Гөлүсә Галимҗанова, Күшәр авылы

Районыбыз балкышы ул,

Яктырта күңелләрне.

Ачып сала яңалыкны,

“Әтнә таңы” битләре.

Тарихларга алып кайта,

Уйландыра күп вакыт.

Укыйм дисәң “Әтнә таңы”н

– Битләре һәрчак ачык.

Шигырьләр яратсаң әгәр:

Сәхифәсен ач та тор.

Күзләрем ял итсен дисәң,

“Әтнә таңы”н ал да тор.

Кызыклы конкурсларда,

Теләсәң катнашырга.

Онлайн “Әтнә таңы”нда

Була бит танышырга.

Озын сүзнең кыскасы шул:

Дуслаш син газет белән.

Кулларыңа алу белән

Ошаячагын беләм.


Нет комментариев