Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Иҗат

Әтнәм

Фәридә Хәсәнова.

Һәр кешегә якын туган җире,
Суы шифа, дару – һавасы.
Чит җирләргә китсә туган ягын
Сагынып яши адәм баласы.

Мин – авылдан, Әтнә төбәгеннән,
Горурланып әйтәм кайда да.
Якташларның хезмәт яратуы,
Тырышлыгы кергән җырларга.

Борынгыдан илен, халкын саклый
Әтнәбезнең батыр уллары.
Курку белмәс Әтнә егетенең
Аляскага илтә юллары!

Суыңнанмы, әллә туфрагыңнан,
Газиз Әтнәм, ач син сереңне.
Күпме каләм ияләре саклый
Хәзинәдәй туган телемне.

Тирен түгеп, җанын фида кылып
Хезмәт итә халкың бүген дә.
Әтнә дигән йолдыз мәңге балкыр
Илебезнең аяз күгендә!
Илебезнең йөрәк түрендә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев