Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бәхет

1 бүлек

Хания белән Хәлим бик яшьли яратышып өйләнештеләр. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга аваз салды. Хәлим эшкә уңган-булган иде. Гаиләсе өчен барын да эшләргә әзер. Ләкин Ханиясе генә соңгы вакытта үзгәреп китте. Хәлимнең бер эше дә аңа ошамый. Һәрвакыт нәрсәдәндер гаеп эзләде. Ханиянең үзенә карата шулай үзгәрүен Хәлим авыр кабул итте. Һәм ул эштән бик еш салып кайта башлады. Бу әлбәттә инде Ханиягә ошамады. Халкыбызның мәкалендә хаклык бар икән шул : “Ирне ир иткән дә - хатын, чир иткән дә - хатын”. Салмыш ирне шулай итеп Хания өйгә кертми башлады.
Беркөнне Хәлим айнык килеш килеп, Хания белән сөйләшеп карарга булды. Ул эштән туп-туры өенә кайтты.
-Чир дә булдым, инде чын ир булып - гаиләмә таяныч булып яшисе килә. Чынлап та яшисе килә бит - эшлисе, булдырасы, тормыш көтәсе килә. Ә яшисе килмәгән чаклар булды… Әйдә, яңадан бергә яшик. Барысы да әйбәт булыр. Гафу ит мине, Хания, – диде. Ләкин Ханиянең карары нык иде.
-Минем бүтән синең белән яшисем килми. Мин аерылышырга гариза бирдем , – диде. Хәлим үзен аяк астында җир убылгандай хис итте. Ул нәрсә эшләргә дә белмәде. Сүзсез генә китеп барды.
Бу вакытта олы уллары армиядә иде. Бу хәлләрдән ул хәбәрдар иде.
- Армиядән кайтып тормыйм, Оренбург өлкәсендә калам, - дип хәбәр генә җибәрде. Өч кызлары һәм төпчек уллары мәктәптә укый иде. Хәлим нәрсә эшләргә дә белмәде. Күптән түгел генә ул нарат бүрәнәсеннән зур гына өй өлгерткән иде. Кызганычка каршы үзенә шул йортта яшәргә генә насыйп булмады. Ул балаларын да кызганды, ләкин берни эшли алмады. Кая да барырга урыны булмагач, төп йортта яшәүче абыйсы янына кайтты. Әнисе дә исән иде әле. Аның улы өчен йөрәге әрнеде.
-И, улым, уңганлыгың да бар, бәхетең генә булмады, – дип күз яшьләрен түкте карчык. Ләкин берни дә эшли алмады. Әнисе дә, энесе дә Хәлимгә берничек тә ярдәм итә алмадылар. Ул аларның сүзен ишетмәде дә, үз дөньясында яшәде.

Чынлыкта исә Хания бу вакытта үзләреннән ике йорт аша гына яшәүче Сәлим белән бик дуслашкан иде. Хания фермада сыер сава, ә Сәлим хуҗалык җитәкчесе булып эшли иде. Сәлим шулай итеп ике гаиләгә яшәде. Хатыны бу турыда белсә дә, берни эшли алмады. Бу мәсхәрәгә Хәлим түзә алмады. Шуңа күрә дә ул эчүеннән туктамады. Начар гадәте аның башына җитте. Хәле бик нык авырайгач, энесе аны хастаханәгә алып барды. Район хастаханәсендә аңа Казанга онкология үзәгенә юллама бирделәр. Барлык тикшерүләрне үтте.
-Кызганычка каршы, соңга калгансыз. Иртәрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк булган, – дип аны өенә кайтарып җибәрделәр.
Бу вакытта Хәлимгә барыбер иде инде. Чөнки аның яшәргә теләге дә калмаган иде. Энесе аның өчен бик борчылды. Ничек тә ярдәм итәсе килде. Ләкин кеше үзе яшәргә теләми икән, бу очракта аңа беркем дә ярдәм итә алмый. Абыйсы белән булган хәлләрдән соң Харис моны бик яхшы аңлады. Хәлим бик каты әрнүләр күрде. Әрнүләрне басар өчен Харисның хатыны аңа уколлар кадап торды. Шулай итеп бер ел дигәндә сау-сәламәт баһадирдай, сукса тимер өзәрдәй ир суырылып төште. Соңгы вакытларда ул ятып кына тора иде. Бәхетенә энесенең гаиләсе аны ташламады. Авыру карау авыр булса да, алар аны җиренә җиткереп тәрбияләделәр. Соңгы көннәрендә аның балаларын күрәсе, алар белән саубуллашасы килде. Ләкин балалары аның янына килмәде. Чөнки Хания моны кирәк дип тапмады.
-Анда барып йөрергә эшегез төшмәгән, – диде ул кечкенә балаларына. Ә олы улына һәм Самарада укучы кызына әтиләренең авыр хәлдә икәнен белгертеп тә тормады. Шулай итеп балалар үзләренең әтиләре белән бәхилләшеп тә кала алмадылар. Олы улына хәбәр барып җиткәндә Хәлилне инде җирләгән иделәр. Ханиянең шундый кырыс булуына авыл халкының исе китте. Ничек итеп үлем түшәгендә яткан әтиләре янына балаларны җибәрмичә була. Халык сөйләде-сөйләде дә тынып калды.

Дәвамы бар. 

Айшанур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев