Бәхет
4 бүлек
Бу сүзләрне ишеткәч Халисә нәрсә әйтергә дә белмәде. Ярый Әлинә бала инде. Бәлки куркынгандыр, ә Раязга нәрсә булган инде? Кызына ятып ял итеп алырга кушты. Ул балаларына ничек ярдәм итәргә дә белмәде. Шул вакыт оныгының сүзләре исенә төште. Ул төнлә елап уянгач, әбисенә куркыныч төш турында сөйләгән иде. Халисә тиз генә җыенды да түбән очка төш юраучы абыстай әбиләргә китте. Авылларында Миңлеҗиһан исемле бик укымышлы бер карчык бар иде. Исеме озын булганга авыл халкы аңа үз итеп хөрмәт белән “абыстайәби” дип эндәшә иде.
Миңлеҗиһан карчыкка ул оныгының төшен сөйләп бирде. Бераз дәшми торгач, карчык:
-Алай икән. Сеңлем, мондый төшләр керсә, тирә-яктагы кешеләргә игътибарлы булырга кирәк. Кемдер сезгә начарлык эшләргә тели. Кем икәнен аңларга тырышырга кирәк. Аңласагыз, аннан әйбер алмау, ераграк булу хәерле. Ә иң яхшысы - догаларга мөрәҗәгать итү. Догалар барлык начарлыктан саклый,– диде .
Халисә рәхмәт әйтеп өенә кайтып китте. Көтмәгәндә кызының тормышы шулай начар якка үзгәрүенә ул үзе дә ышанмый иде. Ышанырлык түгел. Чөнки кияүләре Раяз кебек тәртипле, акыллы, сабыр, ярдәмчел кеше юк та кебек иде. Ул кызының шундый яхшы тормыш иптәше табуына гел куанып йөри иде. Бик төпле, укымышлы нәселдән дә иде бит әле өстәвенә.
Халисә кайтканда Харис ишегалдында балалар белән мәш килеп йөри иде. Кызының хәлләрен Хариска сөйләргә дә өлгермәде, капкадан Хания килеп керде. Күптән килгәне юк иде аның Халисәләргә.
-Хәлегезне белергә генә кердем. Нишләп торасыз. Балалар кайткан икән. Уку елы башланырга тора. Ә болар авылга кайтканнар. Бер-бер хәл юкмы? – диде ул.
Халисә каушап калды. Нәрсә әйтергә дә белмәде.
-Әйдә өйгә керик. Бар да әйбәт, Хания. Укулар тотынганчы, безне күреп китәргә булганнар. Үзебез дә көтмәгән идек – диде Халисә. Аларның сөйләшүен ишетеп, Рәмзия торып чыкты. Рәмзияне күргәч, Ханиянең кызыксынуы тагын да артты.
-Кияү кайтмадымы әллә? Исән-сау торасызмы? - диде.
-Аллага шөкер, Хания апа, – диде Рәмзия. Алар сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Шул вакыт өйгә балалар чабышып керде. Алда Әлинә, аның артында Ринат иде. Хәлисәнең Әлинәнең алкаларына күзе төште:
-Бигрәк матур алкалар, кызым. Бик килешә үзеңә, –диде. Бернинди начар хәбәр дә ишетмәгәч Хания китәргә җыена башлады. Аның ачуы йөзенә чыккан иде. Ул Харисларга тизрәк кайгы килүен, аларның да бәхетләренең кителүен тели иде.
Хания киткәч, Халисә уйга батты. Соңгы вакытта аның аларга бер дә килгәне юк иде. Соңгы килүендә дә ул үзен бик сәер тоткан иде. Бүген дә Халисә аңа сәеррәк тоелды. Балкып, көлеп килеп керде.Төпченеп кызының хәлләрен сорашты. Ә киткәндә күңеле төшкәнлеге йөзенә чыккан иде. Тиз генә җыенды да чыгып китте.
Рәмзия балалары белән ишегалдына чыгып киткәч, Халисә Харискә кызының хәлләре турында сөйләп бирде. Харис та уйга батты. Рәмзияләр шәһәр читендә үз йортлары белән яши иделәр. Харис бераз уйланып торды да :
-Әнисе, менә шулай эшләрбез. Син балалар белән аларга китәрсең. Берәр атна ана торып кайтыргсың. Уку елы башлана, балаларны мәктәпкә дә, балалар бакчасына да йөртергә кирәк. Бераз ярдәм итәрсең. Алар яши торган район мәчетендә безнең авылның түбән оч Иршатның олы улы мулла булып тора. Теге кайтуында сөйләшеп торган идек. Мәчеткә Казахстаннан кайткан бер бабай йөри. Балаларны өшкерә, сулышы килешә дип сөйләгән иде. Әлинәне аның янына алып барырсыз.
Әти-әнисенең сүзенә кызлары каршы килмәде. Иртән авыл күчтәнәчләрен машинага төяп, дүртәү Казанга киттеләр. Харис аларга хәерле юл теләп озатып калды. Өйләрендә аларны Раяз каршы алды. Борчылганы аның да йөзенә чыккан иде.
-Кияү ачуланма инде, гаиләңә ияреп мин дә килдем. Бераз балалар карарга ярдәм итәрмен. Укулар башлана. Сезгә дә авыр бит. Бабаң шулай дип җибәрде, - диде Хания.
-Юк инде, әби, ник ачуланыйм. Әйбәт булган. Рәмзия белән безгә җиңелрәк булыр, – диде елмаеп.
Әлинә авылда йокламаган кебек, үз өендә дә төнлә йокламады. Ара-тирә елап та алды. Иртән Халисә җыенып мәчеткә чыгып китте. Мәчет кызлары яшәгән урам башында гына. Мәчеттә иртән кем дә юк иде. Ишек төбендә ул җыештыручы бер хатынны очратты. Мулла белән сөйләшәсе килүе турында әйтте. Хатын аңа мулланың эш буенча китүен, төш вакытында гына кайтырга тиешлеген хәбәр итте. Халисәнең борчылганын күреп:
-Бәлки мин ярдәм итә алырмын. Нинди соравыгыз бар?– диде ул. Ят кешедән шундый сүз ишеткәч, аның күңеле тулып китте, күзләренә яшьләр тулды.
-Сеңлем, сезнең мәчеткә Казахстаннан кайткан өшкерүче бер бабай килеп йөри дип ишеткән идем. Балабыз төннәрен йоклый алмый. Ул ярдәм итә алмасмы дип адресын сорарга теләгән идем мулладан, – диде Халисә.
-И, апа, йомышыгыз шул гына булса, әлбәттә булышам. Хәзер язып бирәм. Миндә аның телефон номеры бар. Хәзер үк шалтыратыгыз. Аның өенә барырга кирәкми. Ул үзе килә, - диде.
Халисә шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Рәхмәт әйтеп өенә кайтып китте. Кызы һәм кияве белән сөйләште дә, бабайга шалтыратты. Бабай аларның адресын язып алды.
-Өйлә намазына мәчеткә барам, шуннан соң сезгә кереп чыгармын, - диде.
Айшанур
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев