Бәхет
5 бүлек
Ул әйткән вакытка килеп җитте. Бүлмәгә үтте. Бала белән Рәмзиягә янына утырырга кушты. Баланың йөзенә туры гына карап торды да:
-Бу алкалар, кызым, синең йөзеңә килешми. Әниең салдырсын әле аларны. Әтиең сиңа тагын да матурларын алып бирер. Шулаймы әтисе? – диде. Раяз каушап калды, бераз уйланып торгач:
-Әйе, – дип башын кагып куйды. Әлинә тыныч кына бабайга карап утырды. Әнисе алкаларны салдырып өстәлгә куйды. Бабай Халисә белән Раязга башка бүлмәгә чыгып торырга кушты. Бабай укыган догаларны тыңлап Әлинә әнисенең кочагында йоклап китте.
Укып бетергәч, бабай Халисә белән Раяз янына килде.
-Сез шалтыраткач, балага күз тигәндер дип уйладым. Мәчеткә барырга җыенгач, моның күз генә түгел икәнлеген аңладым. Яшьләргә әйтсәм дә көләләр генә инде алар. Ышанмыйлар бит. Тыныч кына намаз укырга да бирмәделәр. Буташтырып бетерделәр үземне. Юлыма каршы чыгалар, ничек тә сезгә китерәселәре килми. Сезнең йортның күрмичә узып киткәнмен. Кире борылып килдем аннан. Бик көчле бозым, балагызда. Ул аңа шушы алка аша эләккән. Бабайның кулында Хания бүләк иткән зәңгәр кашлы алкалар иде.
Халисә нәрсә әйтергә дә белмәде. Раяз баскан җирендә катып калды. Бабай сөйләвен дәвам итте.
-Улым сиңа әйтәм. Бу алкаларны агымсуга ташларга кирәк булачак. Үзең илтеп ташла. Бүген үк эшлә. Баланың күңеле төшмәсен. Шундый ук алкалар алып кайт үзенә. Бала хәзер тынычлап йоклар алла боерса. Барысы да яхшы булыр. Өч көннән тагын кереп чыгармын үзегезгә. Мондый явызлыкны көнче кешеләр эшли, гадәттә. Борчылмагыз, начарлык ул җир белән күк арасында эленеп тормый. Хуҗасына тиз арада барып та җитәр.
Халисә диванга утырган килеш тын да алмыйча бик озак утырды. Ханиянең шундый адымга баруына аның ышанасы килмәде. Бар тормышы күз алдыннан үтте. Ничек Хәлимнең аерылып аларга кайтып яшәүләре, бик каты авырып ятуы, балаларының үлем түшәгендә яткан әтиләренең хәлен белергә килмәве. Ул вакытта Ханиянең үз-үзен тотышына аның акылы киткән иде. Ләкин вакыт узгач, барысы да онытылды. Балалар үсеп таралышкач Хания үзе генә калды. Халисә аны кызганды, шуңа күрә дә гел үзләренә кунакка чакыра иде. Ә ул шуннан файдаланган булып чыга.
-Аш белән атканда, таш белән ату менә шушы буладыр инде ул, – дип кычкырып әйткәнен Халисә сизми дә калды.
Әби нәрсә булды? – дигән тавышка Халисә сискәнеп куйды. Аның янында Раяз басып тора иде. Бу вакытта инде Раяз бабайны өенә илтеп кайкан иде. Ул алкаларны агымсуга ташлап, кибеткә барып элеккегедән дә матуррак яңа алкалар алып кайтырга да өлгергән иде. Яңа алкаларны күргәч, Халисәнең күзләренә яшь тулды.
-И, улым, үзең бик өлгер дә инде. Гаиләм, балаларым дип янып торасың. Киләчәктә дә Рәмзия белән бер-берегезгә терәк булып, яратып, яратылып яшәгез, арагызга кеше сүзе кертмәгез.
-Ник елыйсың, әби? Мин киткәч бер-бер хәл булдымы әллә тагын?
-Юк, Раяз. Әлинә янына ятып Рәмзия дә йоклап киткән. Барысы да әйбәт. Оныгым өчен бик кайгырдым инде. Шуңа күңелем тулып китте.Халисәнең киявенә Хания турында сөйлисе килмәде. Ул тиз генә чәй әзерли башлады. Раяз да төпченеп тормады. Ул арада аш бүлмәсенә Рәмзия килеп керде. Әлинә һаман йоклый иде. Рәмзия белән Раяз куркып беттеләр, уятып карарга булдылар.
Ләкин аларга Халисә:
-Бер дә түземлегегез юк инде. Бала йокламаса да начар. Ә хәзер йокласа да борчыласыз. Йокласын. Димәк, бабайның сулышы килешкән. Алла боерса, сау-сәламәт булып уяныр. Шул йоклавы белән бала икенче көнне таң аткач кына уянды.
Әлинәнең кәефе әйбәт иде. Әтисе аңа яңа алкалар бүләк итте. Әлинә әтисенең кулыннан бер дә төшмәде.
-Әтием, бу алкалар искеләренә караганда мең тапкырга матуррак. Хания әби бүләк иткәннәр мондый ук матур түгел иде, - диде. Бүтән иске алкалар турында кем дә сүз башламады.Төннәрен Әлинә йоклый башлады. Халисә сиздерми генә кызы белән кияве артыннан да күзәтеп торды. Аларның аралары да яхшырып килә иде. Раязның Рәмзиягә карашы ук күзгә күренеп үзгәрде.
Айшанур
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев