Бәхет
6 бүлек
Өч көннән бабай тагын килде. Рәмзия белән Әлинә утырып тордылар, бабай догалар укыды. Әлинә тагын йомшарып йоклап китте. Укып бетергәч, бабай Халисә янына аш бүлмәсенә чыкты. Рәмзия бала янында калды. Раяз эштә иде. Халисә бабайга чәй әзерләп куйган иде.
-Сеңлем, аллага тапшырып бар белгән догаларымны укыдым. Баланың хәле әйбәт. Начар әйбере бер дә калмаган. Аллага шөкер. Ә менә кызыгызда бераз бар иде әле. Бүгенге догалардан соң барысы да чыгып бетәр, иншаллаһ. Халисә аптырап калды.
Халисә кызы сау-сәламәт дип уйлаган иде. Аның аптырап калганын күргәч бабай:
-Ана белән бала безгә күренмәгән җепләр белән тоташкан бит. Әнисе баланың авыруының бер өлешен үзенә алган. Мин башта ук әйттем бит бик көчле бозым дип. Заманча иттереп әйтсәк, начар энергетика бит инде ул. Без инде аны шайтан дибез. Бала авырый башласа бит без узем авырсам җиңелрәк булыр иде дибез. Ә шайтанга шул җитә кала. Чакырып торгач, ул үзе килә. Ләкин моның белән генә баланың хәле яхшырмый. Рәмзиянең үзенең дә хәле бик әйбәт түгел иде. Аның күңел тынычлыгы югалган иде. Авыруга әйләнеп өлгермәгән иде әле. Аллага шөкер вакытында өлгердек. Бар да әйбәт булачак.
Шайтанның бит аның бар эше зыян салуда, безне юлдан яздыруда. Шуңа күрә дә сак булырга кирәк. Бер эшне дә бисмилласыз башламаска, кулга бер әйберне дә бисмилласыз алмаска. Чит кешеләрдән бүләк алмаска. Без бит белмибез аның эчендә нәрсә булганны. Менә шулай, сеңлем. Сәламәт булыгыз. Авырмагыз. Ярдәм кирәк булганда, аптырап оялып тормагыз, шалтыратыгыз. Тормышта төрле хәлләр була. Догаларның бит начар әйбердән генә түгел, төрле авырулардан да шифасы бар.
Халисә бабайны рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Ул киткәч, тагын уйга калды Халисә. Димәк начар әйбер Рәмзиягә дә күчкән. Шуңа күрә Раяз белән аларның аралары бозылган. Кеше ышанмаслык хәлләр.Халисәгә соңгы көннәрдә булган вакыйгалар аның балалары белән түгел, ә ниндидер бер кинода караган төсле булып китте. Чөнки бу хәлләрнең реаль тормышта булуына ышанырлык түгел иде. Чит кешегә сөйләсәң, беркем дә моңа ышанмас иде. Халисә кызларында атна ахырына кадәр торды. Шимбә көнне кияү аны авылларына кайтучы автобуска утыртып җибәрде. Хәзер инде Халисәнең балалары өчен күңеле тыныч иде. Автобустан аны Харис каршы алды.
Халисә юл буе Хариска Казан хәлләрен сөйләде. Чәй әзер иде. Алар икәү гөрләшә-гөрләшә чәй эчтеләр. Халисәнең шатлыклы хәбәрләр алып кайтуына Харис та куанды. Шул ук вакытта бар начарлыкларның Ханиягә барып тоташуына берничек тә ышанасы килмәде.
Бар яңалыкларны да сөйләп бетергәч, Халисә авыл хәлләрен сорашты. Харис:
-Өйдә барысы да әйбәт. Аерым яңалыклар юк кебек инде. Бары Ханияне генә авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр дип ишеттем. Нәрсә булганын белмим. Халисә бу сүзләрне ишеткәч, каушап калды.
-Нәрсә инде бу. Әллә чыннан да бу начарлыклар Хания эше булдымы икән? Эчке күңелем белән мин барыбер ышанмаган идем әле. Шулай туры килгәндер дип кенә уйладым. Бабайның сүзләренә дә бик ышанып бетәсе килмәде.
Халисә көне буе үз-үзен кая куярга белми йөрде. Бер эшкә дә кулы күтәрелмәде. Аның Ханиянең хәлен барып беләсе килде. Кичке якта капка төпләренә ниндидер чит машина килеп туктады. Харис кунакларны өйгә алып керде. Аш бүлмәсенә Ханиянең кызлары Илсөяр белән Венера килеп керде. Халисә сүзсез калды. Нәрсә әйтергә дә белмәде. Кече кызы Венера Халисәне кочып алды да, елап җибәрде.
-Әнигә инсульт булган бит, Халисә апа. Хастаханәгә салдык. Инде бер атна реанимациядә ята. Табиблар берни дә вәгьдә итми, – диде Илсияр.
-Әйдә тынычлан әле, кызым. Утыр Венера. Хәзер чәй эчеп алырбыз, – дип Халисә кызларны юатырга тырышты.
-Үткән ял көннәрендә без сеңлем белән авылга кайтып килергә булдык. Ни өчендер күңел тыныч түгел иде. Безне әни һәрвакыттагыча урамда каршы алмады. Мин чабып өйгә кердем. Ул аш бүлмәсендә идәндә ята иде. Минем арттан Венера килеп керде. Без әнине күтәреп кроватька салдык һәм ашыгыч ярдәм чакырттык. Аны тиз арада хастаханәгә алып киттеләр. Менә шул вакыттан бирле ул реанимациядә, – дип авыр сулап куйды Илсөяр. Венера берничек тә елаудан туктый алмады. Күз яшьләре бертуктамый бите буенча агып төшә иде.
-Ягез, инде кызлар, бераз тынычланыгыз. Барысы да әйбәт булачак алла боерса. Елап кына әниегезгә берничек тә ярдәм итә алмыйсыз. Аллаһтан сорагыз, – диде Халисә. Алар Харис белән икәүләшеп кызларны озатып калдылар. Алар киткәч, Харисның да күңеле тулып китте.
-И, балакайларның бер дә бәхетләре булмады инде. Ни әти рәхәтендә үсә алмадылар, ни үзләренең тормышларын җайлый алмадылар. Бүген әниләре авыр хәлдә. Язмышлары шундый булганмы инде? – дип уфырынды. Халисә нәрсә әйтергә дә белмәде. Аның соңгы вакытта булган хәлләрдән башы әйләнгән иде.
Шушы вакыйгалардан соң бер айлап вакыт үтеп китте. Авылда Ханиянең хәле бераз яхшырган дигән хәбәр таралган иде. Кызлар аны хастаханәдән үзләре белән Казанга алып китәргә теләделәр. Ләкин ул туган йортын күрмичә китәргә ризалашмады. Шуңа күрә аны башта авылга алып кайттылар. Ханиянең аяклары йөрми иде. Аны өйгә күтәреп алып керделәр. Кызлары аңа утырып йөрер өчен коляска алып кайтканнар иде. Ханиянең сөйләме дә авыр аңлашыла, чөнки ул бик акрын сөйли иде. Шуңа да карамастан ул үз акылында, бар нәрсәне дә белә иде. Өйдә чәйләр эчкәч, ул кызы Илсөяргә:
-Кызым, бар Харис абыең белән Халисә апаңны алып кил әле. Аларны күрәсем килә. Алар белән бәхилләшми торып, Казанга китә алмыйм, – диде.
Озак та үтмәде кызы Харис белән Халисәне алып килде. Аларны күргәч Хания, елап җибәрде. Венера:
-Әни, сиңа борчылырга ярамый. Елама, - диде. Ул әзрәк тынычлана төште. Харис белән Халисә ни әйтергә дә белмәделәр. Аны юатырлык бер сүз дә таба алмадылар.
-Борчылып торма инде, Хания. Кызларыңда кыш чыгарсың да, язга авылга кайтырсың алла боерса. Йортыңа күз-колак булып торырбыз, – диде Харис.
Халисә Ханияне шул хәлдә күреп югалып калды. Теленә бернинди сүз дә килмәде. Хания өзек-өзек сүзләр белән сөйли иде.
-Харис, Халисә, мин сезнең алда бик гаепле. Үзем генә беләм нинди гөнаһ эшләгәнемне. Сез миңа гел яхшылык эшләп тордыгыз, ә мин моның кадерен белмәдем. Гафу итегез, зинһар.
-Нәрсә сөйлисең инде, Хания, юкка борчылып торма, бернинди гаебең дә юк, - дип Халисә аны юатырга теләгән иде, ул аны бүлдерде.
-Тукта, Халисә. Мине генә тыңлагыз. Әйтәсе сүземне әйтеп бетерим...
Моннан тыш Хәлил алдында, балаларым алдында да гаебем бик зур. Минем гомерем бәхет эзләп үтте. Яшь чакта бәхет өчен һәрвакыт нәрсәдер җитми кебек тоелды. Башта йорт төзик. Яңа өебез булгач, бәхеттә яши башларбыз кебек булды. Яңа өйгә күчендек. Ләкин миңа бәхет һаман юк кебек тоелды. Яңа өй булгач, минем нәфесем тагын артты. Бәхетебез түгәрәк булсын өчен миңа тагын бик күп әйберләр кирәк булды. Ә ул вакытта яңа өй төзи-төзи Хәлил бык нык арыган иде. Мин аңа әзрәк сулыш алырга да бирмәдем. Һәрчак миңа нидер ошамый, нидер кирәк. Хәлилнең түземлеге калмады. Ул салгалый башлады. Шул вакытта туктап калган булсам бит, – дип Хания елап җибәрде.
Бераз тынычлангач, Хания дәвам итте:
-Гомернең ахырына якынлашканда, санаулы көннәр калганда гына кеше бәхетнең нидә икәнен аңлый икән. Мин үземне генә түгел, балаларымны да бәхетсез иттем. Минем үзсүзлелегем, тәкәбберлегем аркасында алар әтиләре белән бәхилләшми калдылар. Балаларыма үрнәк була алмадым...
Юк. Үрнәк булдым. Алар минем кебек булырга тырыштылар. Ә бәхетләре булмады. Минем кебек бәхетсез булдылар. Кичерегез мине кызларым, - дип Хания битен куллары белән каплады. Кызлары әниләрен кочып алдылар. Тынычландыра торган дарулар бирделәр. Бераз утыргач, Хания тынычлана төште. Ике кызының да күзеннән бертуктамый яшь ага иде. Бу сүзләрдән Харисның да күзләренә яшь тулды. Ул бер ноктага төбәлеп утыра бирде. Халисәнең ничек тә бу авыр сөйләшүне бетерәсе килде. Аңа Хания дә, кызлары да бик кызганыч булып китте. Ул нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан гына иде, Хания аны тагын бүлдерде.
-Бер җырчының бәхет мозаика кебек вак шатлыклардан җыела дигән сүзләрен ишеткәнем бар. Кем әйткәнен хәтерли алмыйм. Минемчә, бу бик дөрес сүзләр. Мин шул вак шатлыкларны бергә берләштереп бәхетле була белмәдем. Үз бәхетемне үзем җимердем. Үземнең нәфесем, көнчелегем аркасында күпме кешене бәхетсез иттем. Гафу итегез мине.
Айшанур.
Тәмам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев