Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Бәхет ул...

Айгөл Баһавиева, Күәм авылы

Бәхет ул ни төстә, шәмәхә, яшелме?
Күкләрне айкаган, ут капкан яшенме?
Ул нинди? Ул бәхет ниндигә буялган,
Торамы әллә ул алтынсу буяудан?

Бәхет ул еракмы, якынмы барасы?
Бәхетле юлларның озынмы арасы?
Чакрымнар санарга гомерем җитәрме,
Алдашам...сабыр да, көчем дә җитәрлек.

Бәхете нәрсәдә бу фани дөньяның?
Бәхетме, очында булалсаң кыяның?
Сөюгә догалар кылалсаң, бәхетме?
Гөнаһмы Аллаһтан сорасаң бәхетне?

Бәхетме, сагыну көннәрнең сансызын,
Календарь битләрен бозгалап ялгызың?
Бәхетме төннәрен телефон чыңласа,
Тилереп еласаң, кычкырып җырласаң?

Бәхетме, өзелеп сагынсаң икең дә,
Син монда... сөйгәнең дөньяның читендә.
Бәхет ул - "Мин исән" диелгән хатларда...
Сагыну - бәхет ул...көткәннәр аңларлар...

Айгөл Баһавиева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев