Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Бәхет хисе

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Бәхет эзләп гел чабабыз,
Бәхет тели бары да.
Бәхет йөри гел янәшә, 
Бәхет туа җаныңда.
Үзең сөйгән һөнәр белән
Хәләл ризык табалсаң,
Туган телдән һәм динеңнән

Рухи азык алалсаң.
Җаның тыныч, син исән-сау,
Якыннарың яныңда.
Өстең бөтен, тамагың тук,
Ризыклар мул табында.
Булганына син канәгать, 
Көнләшмисең юк-бардан.
Мәхәббәтең зур Аллаһка,
Өмет итәсен Аннан.
Шөкер хисе күңелеңдә,
Яратасың дөньяны.
Онытмыйсың ахирәтне, 

Гамәлләрең гуманлы.
Күңел күзе – яхшы күрсә,
Аллаһтан бар нигъмәтне...
Бәхет хисе туа җанда,
Туулары хикмәтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев