Бер көн калкып чыгар каберең
Алсу Мәрданова, Олы Мәңгәр авылы
Тып-тын авыл киче, тик еракта,
Ишетелә трактор тавышы.
Ә биектә күктә ябалакның,
Нидер күзләп очып барышы.
Җил дә, мөгаен, инде йокыга талган,
Бер яфрак хәтта селкенми,
Кичтән черелдәгән сикерткә дә,
Йокладымы, ул да сикерми.
Көндезләрен кояш кыздырса да,
Төнгә һавалана урамнар.
Күкрәк тутырып сулар өчен кайта,
Авылларга читтә торганнар.
Авыл халкы яшәү тәмен белми,
Гел казынып үткәрә гомерен.
Ана карап шәһәр ачтан үлми,
Күреп яши үзенең күңелен.
Шушы матурлыкны күрергә дә,
Вакыты юк авыл халкының.
Хайван, печән, ашлык һәм дә бакча,
Томалаган аның акылын.
Бүген эшләмәсә, иртәгегә,
Ач калыр күк аңа тоела.
Тик кызганыч, вакыт кына көтми,
Көзләр житә, яфрак коела.
Дөньяны һич куып тотып булмый,
Яшәп калыйк белеп кадерен.
Күз алдына китер һәм бер таңда,
Калкып чыгар синең каберең.
Күрдеңме син табигать матурлыгын,
Тыңладыңмы кошлар тавышын.
Ташны тишеп чыккан тау чишмәсенең,
Ишеттеңме челтерәп агышын.
Ишетмәдең, берни күрмәдең син,
Нәрсә өчен килдең дөньяга.
Кеше куян куа диеп, син дә куып,
Берни күрми дөнья куярга.
Әй син, Адәм, Аллаh сиңа бирде,
Аяк-куллар, колак, күзләрең.
Мал-мөлкәтең калыр, юкка чыгар,
Калсын синен тирән эзләрең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев