Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Бу көзләр шулкадәр алҗытты...

Айгөл Баһавиева

Бу кырпак яңгырның тамчысы
Битләргә кершәндәй сыланды...
Быел көз шулкадәр алҗытты,
Кышлары нигәдер соңлады.

Көзләрнең күгенә эленгән
Кояшы бер яна, бер сүнә...
Шәһәрнең фонарьлы урамын
Яңгырдан коелган моң күмә.

Күзләрне арыткан сорылык
Караңгы юлларда чагыла.
Усал җил битләрне чеметеп,
Чәчләргә томандай сарыла.

Бу көзләр шулкадәр алҗытты,
Яңгыры өшетә күңелне...
Күкләрдән коелган тамчылар
Кемнеңдер күз яше түгелме?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев