Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Булмас димә, дөнья бу

2 бүлек.

Ә чынлыкта булачак баланың әтисе өйләнгән кеше була. Ул гаиләсен ташларга теләми. Ирида аның белән кичен эштән кайтканда таныша. Әзербәйҗан егетенең:
-Эй, красавица, куда идешь? – дигәне кызны җәлеп итә. Һәм алар сөйләшеп китәләр. Егет кызны өенә кадәр озатып куя һәм аның фатирында кунып кала. Шул очрашудан соң алар бүтән күрешмиләр дә. Иртән егет үз юлы белән китә, ә Ирида эшенә чума. Ике айдан соң хәле уңайсызлана башлагач кына, кыз үзенең йөкле икәнен белә. Сабыйның әтисе булырга тиешле кешене эзли башлый. Ләкин тиз генә таба алмый, чөнки ул аның исемен һәм ниндидер кафеда йөк бушатучы булып эшләгәнен генә белә. Үткенлеге белән ул егетне эзләп таба. Егет дигәне дә утызны узган ир-ат була. Ул үзенең туган ягында өч баласы белән хатыны барлыгы турында хәбәр итә. Иридага өйләнергә җыенмавын белдерә. Аңа баланы төшертү өчен акча тәкдим итә. Ирида бу кеше белән бүтән очрашмый. Үзенең җиңел уйлавы аркасында Ирида шундый хәлгә кала, ләкин инде яше олы булу сәбәпле баладан котылырга да курка. Баласыз калырмын дип уйлый.
Ирида эшләвен дәвам итә. Аңа йөкле булуы киресенчә көч кенә өсти. Бар вакытын эшендә уздыра. Тәрҗемәче буларак аңа чит илдән килгән бик күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Бер очрашуда аңа Англиядән килгән юристның тәрҗемәчесе булып эшләргә туры килә. Эш арасында алар Джон белән якыннан танышып китәләр. Ириданың йөкле килеш эшләп йөрүе Джонны җәлеп итә. Күптән түгел 40 яшен тутырган инглиз кечкенә генә буйлы, уткен, чая кызга чынлап торып гашыйк була. Аңа Ириданың йөкле булуы да комачауламый.
Бер очрашуда ул аңа үзенең хисләре турында әйтә. Ирида айнып киткәндәй була. Ул бөтенләй башка кешедән йөкле, ә Англиядән килгән бер тапкыр да өйләнмәгән инглиз бае аңа гашыйк булган. Джон Иридага тәкъдим ясый. Ирида аңа баланың әтисенең тумаган сабыйдан баш тартуын әйткәч, Джон балага үз исемен бирергә һәм үз баласы кебек тәрбияләргә вәгъдә итә. Билгеле инде Ирида бер дә уйлап тормыйча ризалаша. Алар ЗАГСка гариза тапшыралар. Шуннан соң Джон Англиягә кайтып китә. Барлык эшләрен дә җайлагач, Джон Ирида артыннан кайта. Шулай итеп ул Иридага өйләнә һәм сигез айлык авыры белән аны Англиягә алып китә. Әтисенең кем икәнен дә белмәгән кечкенә сабый бер айдан чит җирләрдә дөньяга аваз сала. Аңа Джордж дип исем кушалар.

Англиягә барып урнашкач, Ирида туганнары турында бөтенләй оныта. Чөнки ул үзе турында гына уйларга өйрәнгән. Бары үзен генә ярата. Кызы белән булган бу хәлләрдән соң, Лидия ханым авырып китә. Алар бертуктамый хастаханә юлын таптый башлыйлар. Аның хәле бер дә яхшырмый. Төгәл генә диагноз куя алмагач, табиблар аны онкология бүлегенә җибәрәләр. Кызганычка каршы Лидия ханымның күкрәгендә яман шеш табалар. Ул үзен упкынга төшкән кебек хис итә. Аяк астыннан җир убылган кебек була.
Тормыш иптәше аны илебездәге иң оста табибларга күрсәтә. Чит илдән иң кыйбатлы дарулар кайтарта. Ләкин аларның файдасы гына булмый. Лидия ханым көннән-көн сула бара. Бер елда ул бөтенләй урын өстенә кала. Мансур Гилазовичка да җиңел булмый. Эше дә бар, авыру хатынын да карарга кирәк. Авыруны бер минутка да үзен генә калдырып булмый. Ул яшь бала белән кызын чакыра. Кайтып әниләре янында торырлар дип уйлый. Ләкин Ирида кайтмый.
-Әти минем вакытым юк, укырга кердем. Миңа бит үз тормышымны да җайларга кирәк. Монда югары белем алмасам, мине кем дә эшкә алмаячак. Джорджны да күргәнем юк, аны да бала караучы гына карый. Берәр шәфкать туташы тап. Акчага хәзер бар эшне дә эшлиләр, - ди. Бу сүзләрне ишеткәч, нәрсә әйтергә дә белми әтисе. Трупканы куя. Лидиясе гомеренең соңгы көннәрен кичерә, ә аларның мәхәббәт җимешләре - Ирида аның янына беразга булса да кайтып торырга теләми.
Ничек шулай эгоист булып була? Кемгә охшаган аның кызы? Ничек шулай каты күңелле булып була? Бу сорауларга ата кеше җавап таба алмый. Ярый әле вакытлары булганда улы белән килене, оныгы килеп йөриләр. Хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итәләр. Мансурга акчалата ярдәм кирәкми. Аның акчасы бар, ә авыр вакытта якын кешеләреңнең янәшәдә булуы кирәк. Күз карасы кебек үстергән кызының шундый булуы аны бик рәнҗетә.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев