Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Булмас димә, дөнья бу

5нче соңгы бүлек.

Ирида үзенең үткенлеге аркасында Англиядә дә югалып калмый. Тормыш иптәше аны бар яклап та тәэмин итә. Бер уйласаң байлыкта, мул тормышта рәхәтләнеп яшә генә дә бит. Юк шул. Ирида тыныч тормыш яратмый. Аның бала белән өйдә генә утырасы килми. Иренең акчасы, үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә Лондонда югары юридик белем ала. Һәм зур гына компаниягә эшкә урнаша.
Уллары Джорджны Джон бик ярата. Гомумән тәрбия белән ул гына шөгыльләнә. Чөнки Ирида эштән бушамый. Олыгаеп барган Джон өчен ул зур юаныч була. Шулай матур гына яшәп ятканда аларның да ишекләрен кайгы шакый.
Үзен начар хис иткәч, Ирида табибка бара. Тикшеренүләр узганнан соң, аның яман шеш авыруы белән чирләве ачыклана. Ирида өчен дөнья тукталган кебек була. Ул кинәт кенә үзен тормыш агымыннан төшеп калган кебек хис итә. Әнисендә дә шушы авыру иде. Ул югалып кала. Нәрсә эшләргә дә белми. Шушы минутларда аның әнисенең куенына сыенып кычкырып елыйсы килә, ләкин ул соңга калган шул. Вакыт үткән. Аны кире кайтарып булмый. Хәзерге вакытта ул кичергән кичерешләрне әнисе дә кайчандыр кичергән бит. Ләкин ул вакытта Ирида әнисе турында уйлап та куймады. Әнисенең дә бәлки кызы белән сөйләшеп утырасы, авыр минутларда аның белән буласы килгәндер. Элек бу фикерләр Ириданың башына да кереп чыкмады. Кеше үзе авыр хәлгә калгач кына уйлана башлый икән ул. Дөньядагы иң газиз кешесе авыр хәлдә булганда, үлем белән көрәшкәндә ул аның хәлен дә белешмәде. Әй бу тормыш... Әй бу язмыш... Кире кайтарып булса иде вакытны... Ирида бер секунд та уйлап тормыйча әнисе янына кайтыр иде. Ләкин хәзер соң шул инде.
Язмыш үзенекен итте, аны да өч хәрефле начар авыру белән күзгә күз очраштырды. Шушы авырлыкларны ерып чыгарлык көч табармы, юкмы Ирида үзе дә белми иде. Чөнки бу акча белән генә хәл итеп була торган проблема түгел. Бер минут эчендә дөньяның асты өскә килде. Шушы авыр минутта иң якын кешеләренең инде җир шарында да булмавы аны бөтенләй көчсез итте. Ул билгесезлек каршында берүзе басып калды.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев