Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Буран дисең

Якташ шагыйрәбез Гөлүсә Батталова иҗаты.

Буран дисең... Җилкендерми никтер
Йөрәгемне быел кар давылы.
Бураннарның әнә кайлардадыр
Кургаш булып ява иң авыры.

Бәгыремә ява утлы карлар,
Төшләремә керә өнне алып.
Адашмаска ничә сүз бирдем күк
Юхаланган өермәдә калып.

Арып... егылмасын гына бу йөрәгем -
Дәшми генә җилгә йөзем куям.
Типсә тимер өзәр алыпларны
Кабып кына йота бара буран.

Кар бураны нәрсә — эреп бетмәс
Көртләр булмый дөнья эргәсендә.
Давылларга кереп югалганнар
Мәңгелеккә диеп җиргә сеңә.

Тынмый торган карлар булмый ла ул -
Кояшын да күрер безнең урам.
Телем-телем бәгырьләрне кисеп
Алып китәр ләкин шушы буран...

Ә син, буран дисең...

Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев