Бүреләр кая киткән?
Люция Әүһәдиева, Яңа Җөлби авылы.
Фото нейросеть ярдәмендә эшләнгән.
Күп еллар инде бүреләр турында сүз чыкканы юк. Моннан 25 ел элек булыр, минем клубта эшләгән вакыт. Кышның салкын көне, Олы Әтнә авыл советы утырышына төшәргә кирәк, анда еллык бюджет карала.
Утырыш сәгать икеләрдә билгеләнгән. Ферма мөдире Әминә белән (ул авыл советы депутаты) икәү ат җигеп Әтнәгә юл алдык. Әминә атны оста тота. Утырыш озак барды, сәгать 5 тулганда бетте. Әтнәлеләр эштән кайта башлады. Атны ычкындыруга ат бар көченә чаба башлады. Ул елларда Әтнә урамын тар гына итеп чистартканнар, ярый кеше бәреп екмады. Кече Әтнә зиратына кадәр чапты да, акрынайды. Кусаң да кызуламый. Шулай кайтабыз. Мин чана башында алга карап утырам. Әминә чанада кырынлап атны тоткан. Карап барам, хәзерге чүп чокыры (ком чокыры) янына җиттек. Зират артыннан ике ят шәүлә чыкты. Башта этләр диеп уйладым, хәзер шик төште.
Бүреләр булырга тиеш, этләр булса чабышырлар иде, болар сак кына берсе эзеннән берсе чыкмый атлыйлар.
Күзем белән барлыйм, ат куарга ник бер чыбык булсын. Бүреләр атка ташланса нишләргә. Люцерна җиренә җиттек, үргә таба менәбез. Бер сүз дәшкән кеше юк. Ниһаять теге ике дус люцерна җиренә борылып кереп киттеләр. Без дә полосага җиттек. Тел керде, сәгать 7ләрдә өйгә кайтып кердем. Бик нык курыкканны, бүреләр турында сөйләгәч, ирем әйтә: “Күп йөрсәгез төнлә ике аяклылар чыгар, юкны сөйләмә”, дип миңа ышанмады. Ирем иртән чылбырлы тракторына (зур чанага) люцерна төяргә дип чыгып китте. Ир-атлар ферма өенә җыелгач бүре турында сөйләп көлешеп алганнар, кайткач сөйли. «Трактор белән төшеп туктадык, эскерт әйләнәсен чистарту өчен тракторы белән Рәшит килеп туктады. Кечкенә генә этен дә кабинага куеп менгән. Эт нигәдер борчыла башлады, җиргә төшкәч яңадан кабинага менәргә тырыша. Көчле итеп кабызуга безнең ике дус эскерттән чыгып басу якка чыгып утырганнар. Этне күзлиләр икән». Менә шулай өйгә кайткач әйтә: “Хатын, сезнең дуслар сәлам әйттеләр, ышандык диде. Менә шул еллардан соң бүреләр турында ишетмәдек. Авыл советы рәисе Бариев Нургали абый иде ул чорда. Икенче тапкыр Әтнәгә төшкәч бу тарихны сөйләгәч әйтте. Дөрестән дә бүреләрнең юлы шушы: Кырлай урманыннан чыгып түгәрәк куактан Кече Әтнә зияратына, Мәрҗәннән соң Комыргуҗа авылына кермичә, Югары Сәрдә, Орнашбаш аша тагын Кырлайга юл ала икән. Ярый юлны чыгып калгансыз диде, шушы вакыйгадан соң юлга чыкмадык.
Бүреләр сугыш чорында авылларда курыкмыйча йөргәннәр. Миңа 5 яшьләр тирәседер. Урам каравылы чираты икән, шакылдавыкны куеп киткәннәр. Безнең өй Бәрәзә яктан керүгә чатта. Көн эңгерләнә башлагач әбием өй түрендәге кискән агач төбенә чыгып утырды. Мин дә, кечкенә этебез дә янда. Әби хәбәр биреп шакылдатып алды. Икенче чаттагы каравылчы да хәбәр бирде. Авыл башында урам капкалары куелган, агач киртәләрдән генә эшләнгән. Бәрәзә яктан бер көтү сарык килеп киртәләрне селкетә башлады. Әби Шәмсениса күрше үз вакытында сарыкларын япмый диеп, күршесен орышып утыра. Эт елый, өйгә керергә куша. Карасак 5-6 баш бүре, көчкә кереп котылдык. Әби табалар кагып куды, этне күргәч тиз генә китмәделәр. Каенсар урманындагы санаторийда яшиләр иде, әнинең абыйсының улы кунакка килде. Күрше малайлары белән йомран оясына су салабыз диеп 3-4 малай чыгып киттеләр (10-12 яшьлек малайлар). Озак йөрделәр, әбиемнең эче поша башлады.
Берзаман күлмәк итәкләренә төреп, күзләре дә ачылмаган алты бүре баласы алып кайтып керделәр.
Әтнәгә хәбәр салгач (тикшерүчеләрдер инде) күзләре ачылганчы тәрбияләргә кушып киттеләр. Безнең кәҗәбез бар иде, сөт эчергәч күзләре ачылды. Гаиләбезгә зур бүләкләр тапшырып алып киттеләр. Бүре балаларын алар алып киткәч тә, бүреләр килеп борчып йөрделәр әле ахырдан.
Комыргуҗа мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач, Олы Әтнә мәктәбенә укырга кердем. Авылдан без икәү – мин һәм Рәис, Ябынчыдан тагын ике малай, атна уртасында авылга кайтып китәбез. Икенче көнне иртән торып тагын юлга чыгабыз. Бу кайтуда Ябынчы малайлары килмәде, Рәис белән Мәрҗән болыныннан Әтнәгә киттек. Мин Рәис аркасында соңга калгач, аны әрләп барам. Шактый юл узгач борылып карасам Рәисем юк. Кычкырып карыйм, елап та алдым, кире кайтырга әнидән шүрлим. Мәрҗән зираты яныннан үтәргә курыксам да барам. Белгән догаларымны укый-укый зиратны узып таудан күтәрелдем. Шактый юл алгач карыйм, юлда бер кара нәрсә утыра. Туктадым, башта агач төбедер дип уйладым. Селкенмичә дә бик озак тордым, аяклар туңа башлады. Әтнә ягыннан тавышлар ишетелде. Теге кара әйбер дә юкка чыкты. Ике ат белән юлчылар “чыпчык” станциясенә Казанга баручыларны иртәнге поездга алып баралар иде. Минем курыкканны белгән кебек: “Сеңлем, ник үзең генә юлга чыктың,юлда нәрсә булмас. “Теге дус” Мәрҗән фермасына сарыклар санарга китте, курыкма, кире килмәс” дип мине озатып калдылар. Күпме йөгереп тә, мин укырга соңга калдым.
Хәзер куркытып торган бүреләр булмаса да, этләр күбәйде. Ишек алларына кереп йөриләр. Хуҗалыкларга зыян салалар.
Алдагы елларда тыныч яшәргә язсын. Безнең буын сугыш афәтен күргән. Инде оныкларыбыз, улларыбыз исән-сау булсыннар. Һәркайсыбыз зур теләктә, догада булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев