Җепкә тез!
Фәридә Хәсәнова
Җәй үтә... буразна буйлатып,
Көз салды бәрәңге алмасын.
Шыбырдап тамчылар тамганда
Белмәдем ялгызым каласын
Күңелнең китеген кем ямар?
Кем ачар бәхеткә ишегем?
Сагышка мин түздем, түздем дә,
Туктамас яңгырдай ишелдем.
Юк кояш, һич күге ачылмый,
Җиңелмәс болытлар гаскәре.
Ялгызым... берүзем түздем дә
Болынга сәйләндәй чәчелдем.
Җыеп ал, җепкә тез, булдырсаң.
Тик китмәс күңелдән сагышым.
Җәеңнең җылысын тоймагач,
Көземнең назына агышым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев