Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Фронттан хат

(Солдат хатларын укыганнан соң...) Гөлүсә Галимҗанова, Күшәр авылы

Ак кәгазьне тутырып хатлар яздым,
Туган якка сәлам җибәрдем.
Йөрәгемдә булган сагышларны,
Елый-елый язды каләмем.
Монда безнең бар да әйбәт, дидем,
Таң ата да, хәзер кич була.
Ләкин, көн дә тынычлыкны бозып,
Явыз җаннар гына котыра.
Күктә оча фашист самолеты,
Җирне изә дошман таныгы.
Бар дөньяны кара сөрем итә,
Аларда бит Гитлер кануны.
Яхшы коралланган явыз дошман:
Автоматлы, мылтык, пистолет.
Совет солдатларын кыра гына,
Яшеренгән җирдән пулемёт.
Пушкасын да эшкә җиккән алар,
Кирәк булса һәнҗәр кадыйлар.
Совет солдатларын кызганмыйлар,
Әсирлеккә алып уйныйлар.
Ләкин, без дә һич тә бирешмибез,
Чигенү юк, алга барабыз.
Тәндә алган яра берни түгел,
Тирәнрәк йөрәк ярабыз.
Күңелем сизә барыбер җиңәчәкбез,
Җиңү таңы җирдә атачак.
Арабызда исәннәр күп әле,
Алар туган илгә кайтачак.
Без кайтырбыз илгә Җиңү белән,
Өмет өзми генә көтегез.
Исәнлекне безнең тели-тели,
Күңелегездә дога йөртегез.
Хатым тәмам, үзем җавап көтәм,
Сездән килгәч тагын язармын.
Араларда хатлар берүк йөрсен,
Шулар белән генә юанырмын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев