Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Гади иде

Рәйсә Сафиуллина, Олы Бәрәзә-Казан

Гади иде, рәхәт иде, 
Без шат идек балачакта.
«Унике таяк», «Чүрәкәй»,
«Качыш» уйнаган чакта.
Әле куян оясында, 
Әле утын арасында, 
 Я булмаса, шыпырт кына, 
Өйгән печән  арасында
Утырасың, берәр сәгать
Эзләп тапканнарын көтеп.
Булгалады кайвакытта
Көтә-көтә арып бетеп, 
Төшләр күреп, йоклап китеп –
Уяталар иде төртеп.
Я сыер, көтүдән кайткан, 
Я сарык сөзгәли арттан, 
Көтү кайткан, кояш баткан,
Иптәшләрең таралышкан.
Иртәгесен сынатмаска! 
«Менә!» дигән җае чыккан, 
Юк бит сине эзләп тапкан, 
Син җиңүче, оста качкан!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кабатланмас талантлы шэхес,бик тапкыр шигьри бормалар мастеры,куптэн уз стилен булдарган шагыйрэ.Э Олы Бэрэзэдэ алар 10 нан артык.Ин кочлесе Рэйсэбез.Горурланам.Илгиз абыен Кадыйров.