Гөлфирә Хәсәнова
Гомер юлы бик тиз узып китә,
Кичә сабый, бүген яшүсмер,
Яшүсмерләр абый, апа була,
Шулай уза икән бу гомер.
Өлкәнәя кеше, олыгая,
Сизелми дә гомер узганы,
Сизелә тик җанда, сыкранулар,
Сизелә шул йөрәк тузганы.
Бирешмәгез әле,бу картлыкка,
Намус белән гомер иткәннәр,
Киңәшегез безгә бик тә кирәк,
Бәйрәмегез белән, өлкәннәр!
Нет комментариев