Яңа елга кергәндә
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Вакыт – нигъмәт, агымсудай ул ага,
– Мин килдем! – дип, Яңа ел ишек кага.
Хуш киләсең, әйдә инде түргә уз,
Кайгы-хәсрәт алып килмә, урап уз!
Гади генә булмады ул, үткәне,
Тарих – шаһит, биргәнме ул көткәнне.
Яңа елга кабат өмет баглыйбыз,
Заман кырыслыгын да аңлыйбыз.
Хәерле ел булса иде, көткәне,
Яхшы яктан истә калсын үткәне.
Тынычлыкта булса иде дөньялар,
Ятимлекне күрмәсеннәр балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев