Яз. Ары авыл күл буе
Иҗат

Яз. Ары авыл күл буе

Фәрдия Төхфәтуллина, Күәм авылы

Басма өстенә басып күзлим,
Кайткан үрдәк - казларым.
Тынлык ярып ярым эзлим,
Килде көткән язларым.

Ай яктысы төшкән үрелеп,
Тал- тирәкнең иңенә.
Бозлар чатный киерелеп,
Хәбәр салчы, тиңемә.

Зәңгәр һава, зәп-зәңгәр күл,
Кичке эңгер төшкән мәл.
Бик сагындым, басмага кил,
Мин дә дип әйт, тик әвәл…

Фидаиль Кадимов фотосы

 


Нет комментариев