Иң шәп гәҗит
«Әтнә таңы» газетасына язылырга онытмагыз. 1-11 июньгә кадәр ташламалы бәядән язылу бара – бәясе бары тик 906 сум 66 тиен. Район газетасыннан аерылмагыз!
«Әтнә таңы» гәҗитен
Язылып алам ел саен,
Район яңалыкларын,
Белеп торам һәрдаим.
Бик күп анда яңалыклар,
Котлаулар, белдерүләр,
Гыйбрәтле хикәяләр,
Төрле-төрле киңәшләр.
Исеме дә бик матур,
Туры килә җисеменә,
«Әтнә таңы»на языл да,
Укып кара әле менә.
Гәҗит-журналлар укыйм,
«Әтнә таңы»н үз итәм.
Бик бай эчтәлекле гәҗит,
Һәр йортка тәкъдим итәм.
Якынымны көткән кебек,
һәр санын көтеп алам.
Яраткан гәҗитемнән –
Үлгәнче аерылмам.
Гәҗитне чыгару өчен,
Күп көч куеп эшлисез.
Телебезне саклау өчен,
Бик зур өлеш кертәсез.
Редакция хезмәткәрләренә теләгем:
Җаваплы эшегездә,
Тыныч эшләргә язсын.
Укучылар күп булсын.
Тиражларыгыз артсын.
Клара Сәхибуллина, Олы Бәрәзә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев