Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

«Иремнең сөяркәсе белән җан дусларга әйләндек» (Зөләйха Солтанова)

Иремнең миңа хыянәт итүе турында белү аяз көнне яшен суккандай булды.

Ул вакытта без балалар белән бергә Сочида ял итә идек. Ял башында барысы да әкияттәге кебек булды – кадерле ирем, балаларым янымда, диңгез, таулар... Хатын-кызга бәхет өчен тагын нәрсә кирәк инде?!. Әмма бәхет бер төндә челпәрәмә килде – төнлә ирем кайтмады. Ул «мин урамга чыгып, сыра эчеп кенә керәм, син йокла», – дип чыгып китте дә, таң атканда гына кайтып керде һәм ятты. Аның телефоны сүнгән иде. Мин урамга да чыгып эзләдем, әмма никтер полициягә шалтыратмадым. Аның кайтып барганын тәрәзәдән күргәч, урыныма барып яттым. Ничек кайтып керер икән дип уйлаган идем. Ул кайтты да ятты. Торгач, ул каядыр барганын әйтмәде. «Төнлә бигрәк яхшы йокладым», диде...

Икенче көнне дә китте Илсур. Әмма бу юлы мин аның артыннан чыгып киттем һәм аны барда бер хатын-кыз белән күрдем. Алар пар күгәрченнәрдәй гөрләшә иде, ирем бу хатыннын ирененнән үбеп алды. Соңыннан алар шул бардан чыгып, шул ук бинадагы кунакханәгә кереп киттеләр.

Әле беркайчан да мондый чиркангыч хис кичергәнем булмады. Шул ук төнне әйберләрне җыйдым да, балаларны алып, башка кунакханәгә күчендем.

Ирем шактый гына гафу үтенеп йөрде. Ялдан кайткач, без аерым яши башладык, Илсур еш килеп йөрде, мине һәм балаларны бик яратуын әйтте. Хәер, бу күренеп тора иде. Хыянәтен авыр кичерсәм дә, иремә карата хисләрем сүрелмәде.

Аңа булган хисләрем – үзе аерым бер тема. Мин 18 яшьтә кияүгә чыктым, аңа кадәр башка ирләр белән якын мөнәсәбәтләрдә булмадым. Илсур минем өчен бар яктан да килгән кеше булды. Әлбәттә, мин дә аның өчен җанымны ярып бирергә әзер идем. Берәр ай шулай газапланып йөргәч, аны кичердем, һәм ул өйгә кайтты. Тормышыбыз нәкъ элекке кебек дәвам итте.

Ләкин бәхетебез озакка сузылмады. Бер елдан соң Илсур һәлак булды – соң гына эштән кайтып барганда авариягә эләкте. Ә машинада аның белән бергә теге вакытта Сочида очрашкан сөяркәсе дә булган... Ул хастаханәгә эләкте һәм комада ятты.

Бу минем тормышымдагы иң куркыныч көннәр булды. Берни аңларлык хәлдә түгел идем. Иремне җирләүне дә, балаларның кычкыра-кычкыра елавын, зиратны да өзек-өзек кенә хәтерлим.

Берәр айдан әзрәк башым ачыла башлады. Берсендә иремнең иң якын дусты кунакка кереп чыкты. Билгеле, килүенең сәбәбе хәл белү генә түгел иде, Илсурның сөяркәсе турында әйтергә килгән... Ул хатынның исеме Алия икән, комадан чыккан, әмма инвалид булып калган, коляскада гына йөри. Илсурдан баласы да бар икән, шуңа күрә ирем аны ташлый алмаган...

Мин әкрен генә аларның ничек яшәп ятулары турында кызыксына башладым. Алия үз аякларында йөри алмый, ә баласына нибары 1,5 яшь кенә. Аларга социаль яклау бүлеге ярдәм итә, әмма бик мохтаҗлыкта яшиләр иде.

Үз-үземне һәм горурлыгымны җиңеп, кичкырын гына Алияләргә киттем.

Шәһәр читендә кечкенә генә фатирда яшәп яталар икән. Мин кайчандыр Сочида ирем янында күргән хатын ачты ишекне. Без озак кына, берни дәшмичә, бер-беребезгә карап тордык, аннан түзмәдек, икебез дә елап җибәрдек.

Коридорда утырып, икебез дә бер үк кешене – Илсурыбызны уйлап еладык. Соңыннан кухняда озаклап чәй эчтек, рәхәтләнеп сөйләштек. Алия бик белемле, кызыклы кеше булып чыкты. Баласы да бик сөйкемле иде, нәкъ минем балаларның кечкенә чакларын хәтерләтә. Киткәндә Алиянең кулына акча тоттырдым да, ул сүз әйтергә өлгергәнче, чыгып киттем.

Шулай ярты ел узды. Алия белән дуслаштык, хәтта җан дусларга әйләндек, дияр идем. Кайгы берләштерә икән ул. Аңа карап, Илсурга минем белән мөнәсәбәтләрдә нәрсә җитмәгәнен аңладым. Без хәзер минем өч бүлмәле фатирда бергә яшибез – мин, Алия һәм өч бала. Ә Алиянең фатирын арендага бирәбез, акмаса да тамып тора, акчаның артыгы булмый, бигрәк тә өч бала тәрбияләгәндә. Мин нефть компаниясендә баш хисапчы булып эшлим. Ә Алия өйдән генә IT өлкәдә эшли. Аллага шөкер, үзебез дә, балаларыбыз ач-ялангач түгел, яхшы яшибез.

Илсур безнең барысы да яхшы булуын белсә, бик бәхетле булыр иде, дип уйлыйм.

Кеше әйтсә, ышанмас, шаккатыр идем. Әмма шушы хатында мин җан дустымны таптым. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев