Картлар йорты
Алсу Мәрданова, Олы Мәңгәр авылы
Картлар йорты. Бүген анда концерт,
Тезелешеп бар да утырган.
Кибеп бетә язган тозлы яшьләр,
Бер карчыкның күзен тутырган.
Кайда икән аның сабыйлары,
Ач түгелме, өсте бөтенме.
Үзе җыр тыңлады, ә йөрәге
Балаларга саулык үтенде.
Тугыз бала тәгәрәшеп үсеп,
Ни арада оя корганнар.
Барысы да өйле, машиналы,
Тик әнине онытты оланнар.
Әниләргә багышлап җыр яңгырый –
Бите буйлап ага яшьләре.
Тугызына да бит тәрбия бирде,
Каты итеп хәтта дәшмәде.
«Туган йорт» җырын да башкардылар,
Анысын сатып алар бүлеште.
Аннан китте берсен берсе әрләү,
Әни сиңа, миңа тиешме?
Ә оныклар аны күреп үсә,
Чуман тузса кала кырые.
Яшәүчеләр алышынсалар да,
Ул картларның кала бит өе.
Арыш чәчеп бодай уралмассыз,
Берни үсми ана яшендә.
Әй балалар, һич тә онытмагыз
Җитәсегезне ана яшенә.
Картлар йортында алдан үзегезгә,
Йомшак-җайлы урын эшләгез.
Терсәк якын, еллар бик тиз үтәр,
Мөмкин булса барып тешләгез.
Тугыз бала, яши җылы йортта,
Капка төбендә яхшы машина.
Картлар йортына илтеп куярлар – уе,
Килде микән ана башына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев