Китмик әле!
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
(Уены-чыны бергә)
Гомер баскычлары буйлап
Күтәреләбез өскә:
Кайчан гына 60 иде,
Мин хәзер 65 тә.
Китмим әле пенсиягә,
Кадрлар җитми илгә.
Үз көемә эшләп йөрим:
– Җитмәде , аңа! – димә.
Күзәтүләр алып килде,
Түбәндәге фикергә:
– Сине кирәк санаганда
Китүләр кирәк, нигә?!
– Эш эшләнә, ял да тия,
Сиңа тагын ни кирәк?
Вакыты да салмак ага –
Озын гомерләр теләп.
Пенсиягә кадәр һәркем
Хезмәт белән ял итә.
Пенсиягә китү белән
Вакыт җитми, тиз үтә.
– Үзем өчен эшлим, – диеп,
Ял да читкә куела.
Кеше заты робот түгел,
Эштән чыгып егыла.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» – дип,
Әйтсәләр дә халыкта.
Үз-үзеңне тыңлый белү
Җитми безгә кайчакта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Маладис,Фэрхэт дус.Язгалап тор ял иткэндэ.Эштэ дэ качып кына язып куйсан ярый.Ботен кешенен кулыннан килми бу эш.Узе яза алмаган аны бик тэ жинел эш тип уйлый.Гомумэн,моны эшкэ санамыйлар да.Э бу бик мактаулы вэ лэззэтле гамэл.Маладис.
0
0
0
0
Ижат унышлары телим.
0
0