Күптәнге наратлар
Габделбәр Каюмов, Яңа Әтнә авылы
Аларны мин күптән беләм –
Бу наратлар күптәнге.
Шуңадырмы, хәтерләтә
Алар миңа үткәнне.
Кем утырткандыр аларны,
Әмма белмим анысын.
Һәрчак наратларга карап
Басам йөрәк сагышын.
Җиргә төшкән ботаклары,
Ылыслар һәм күркәләр.
Чыксам әгәр яннарына
Җанга рәхәт иртәләр.
Өсләрендә яшел күлмәк –
Бик килешә аларга.
Агып торган сагызлары
Дәва була ярага.
Үткәннәрдә бар охшашлык:
Олыгайдык, картайдык.
Күп яшәдем алар белән –
Ә монысы зур байлык!
Үтте яшьлек сезнең белән –
Картлык та килеп җитте.
Нараткайлар, тагын бергә
Яшәрбез шулай күпме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев