Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

3 бүлек.

Киткәнче Азат Замирның хатыны Галия белән сөйләшергә булды.
- Әнине кыш чыгарга үзегезгә алып килмәссезме икән? Мин бүтән тора алмыйм. Эшкә чыгасым бар. Җәйгә эшләремне җайлап, гаиләм белән монда күченеп кайтыр идем. Шул вакытка кадәр әнине карап тора аласыңмы Галия?
Галия каушап калды. Ул вакыйгалар мондый юнәлеш алыр дип уйлап та куймаган иде. Ул кискен итеп каршы җавап бирә алмады. Чөнки Азат әти-әнисенең аларга ипотека түләргә һәрвакыт акча биреп торганнарын белә. Соңгы елларда, хәтта балаларының ипотекалары бетсен дип, пенсияләреннән дә өлеш чыгара иделәр.
- Әни бит авырып тора. Аның янында һәрчак кеше булырга тиеш. Мин бит эшлим. Кызым укый. Үзең беләсең, безне бит ашатучыбыз юк. Мин гаиләне берүзем тартам. Безгә авыр булачак, - диде Галия бөтен көчен җыеп.
Азат Галиягә ничек тә әниләрен җәйгә кадәр карап торуларын сорады.
- Галия, үтенеп сорыйм, әнине Сургутка кадәр алып китә алмыйм бит инде. Зинһар өчен җәйгә кадәр генә сездә торсын. Ярыйсы гына пенсия ала. Ай саен мин дә акча җибәреп торырмын. Эшем килеп чыкса, алла боерса май аенда ук кайтып та җитәрмен. Аннары әнине үзебезгә алырбыз. Зинһар тыңла.
Галия бу сүзләргә каршы ничек җавап бирергә дә белмәде. Бераз уйланып торды да, ризалашты. Ноябрь ахыры якынлашып килә иде инде. Бер уйласаң, майга да ерак түгел. Ай саен акчасы да кереп торачак. Ярты елга ничек тә түзәр инде.
Шуны гына көткән Азат, әниләрен җыештырып Галияләргә китереп куйды. Әнисенә май аенда кайтырга вәгъдә биреп китеп тә барды.
Асия карчык, яңа тормышка ияләшеп китә алмады. Улының фатирында аңа бөтен нәрсә дә чит иде. Улы өйдә булса, бәлки үзен тынычрак та хис итәр иде. Юк шул. Картайган көнендә Аллаһ аңа шундый сынау да әзерләгән булган икән.
Беренче вакытта килене Галия гел ачык йөз күрсәтергә тырышты. Кайнанасының аның өендә торуын күрә алмаса да, сер бирмәде. Чөнки карчыкның пенсиясе ярыйсы гына. Моннан тыш Азаттан да ай саен акча килә иде.

Айшанур.

Дәвамы бар. 1 нче бүлекне http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase һәм 2 нче бүлекне http://atnya-rt.ru/news/iat/kuz-iase-1675863021 сылтама буенча кереп укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев