Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

6 нчы бүлек

Ул елны март ае җылы булды. Айның беренче көннәреннән үк яз кояшы елмайды. Шуңа да карамастан, кышның әле тиз генә китәсе килмәде. Төннәрен кайвакыт 18 градуска кадәр дә суыта иде. Ләкин кояш чыгып, көн күтәрелүгә, кабат тамчылар тама башлый иде. Мартның урталары җитеп килә иде. Азаттан бер хәбәр дә килмәгәч, Галия бар проблемаларны үзе чишәргә уйлады. Кайнанасының аларда торуын ул проблемага саный иде.
Үзенең ял көненә ул алдан дуслары аша машина табып куйды. Шимбә көнне иртән кайнанасына:
- Әйберләреңне җый. Бүген авылга китәбез, - диде.
Карчык шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Ул тиз генә үзенең киемнәрен сумкасына тутырып куйды. Шулай итеп кайнана белән килен икәү авылга кайтып киттеләр. Авылдагы өйне кышкыга күршеләренә карап торырга ышанып калдырган иделәр. Галияләр кайтып җитүгә күршеләре Зәйнәп кереп тә җитте.
Асия карчык килене аны авыл күрсәтергә алып кайткан дип уйлаган иде. Шуңа да Зәйнәпкә:
- Менә кайтып күреп, хәл белеп килик дип уйладык. Шуңа Галия белән кайттык,- диде.
- Менә шәп булган. Алайса, күрше үзеңне сагынып та беттек.
Алып кайткан азык-төлекне суыткычка урнаштырды да Галия, карчыклар янына килде.
- Зәйнәп апа, әни кала. Мин китәм. Беренче вакытка җитәрлек ризык алып кайттым. Барысы да суыткычта. Әнинең пенсиясен син аласың бит. Хәзер миңа картага күчермәссең. Үзенә бирерсең. Кибеттән кирәк әйберләрен алып кайтырсың, - диде.
Асия ни дип әйтергә дә белмәде. Аның йөзе агарынып китте. Ике күзенә мөлдерәп яшь тулды. Ләкин алар тәгәрәп төшмәделәр. Карчык сүзсез генә башын аска иеп утырды. Зәйнәп тә Галиядән мондый сүзләр көтмәгән иде.
- Ничек инде китәсең? Авыру карчыкны берүзен калдырыпмы? Кем карый аны монда?
- Дарулары әнә өстәлдә. Барысын да вакытында капса, барда яхшы булачак. Өе җылы, мичкә ягасы түгел, газ кергән. Тиздән Азат кайтачак. Мин киттем. Гаепләп калмагыз. Сау булыгыз, - диде дә Галия чыгып китте. Урамда аларны кайтарган машина көтеп тора иде. Ике карчык сүз әйтергә өлгергәнче, Галия машинага утырды да, китеп тә барды.

Айшанур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев