Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

7 бүлек.

Бу хәлләрдән соң Асиянең хәле тагын да авырлашты. Кан басымы гел уйнап торды. Ярый әле күршесендә Зәйнәп кереп хәлен белеп йөрде. Кирәк әйберләрне Асиягә Зәйнәпнең килене кайтарып торды. Әнисенең авылда торуын Азат та белде. Аңа Галия үзе шалтыратып әйтте. Азат Зәйнәпләргә шалтыратып әниләренең хәлләрен белеште. Үзе кайтканчы әнисен карап торуларын үтенде.
Күршеләре карчыкны ялгыз итмәделәр. Зәйнәп тә бик еш кереп йөрде. Килене Асиягә ашарга да пешереп кертә торган булды. Беренче көннәрдә карчыкның хәле авыр булса, берәр атнадан хәле җайлана төште. Үзенә генә бик авыр иде карчыкның. Берни дә эшли алмый иде. Димәк, язмышы шулай булгандыр. Ике баһадир егет үстереп менә хәзер берүзе яшәп ята. Төннәрен дә, көннәрен дә йокы алмый үзен. Улы Замир өчен нык кайгыра. Йөрәк пәрасының да язмышы җиңелләрдән түгел. Исән-сау кайтсын иде тизрәк.
Алла боерса, тиздән Азаты кайтачак гаиләсе белән. Үзе генә тормас әле Асия дә. Үзе балаларын уйлый, үзенең күзләреннән яшьләр тама иде карчыкның. Килене Галиягә дә ачуы юк аның. Күңеле белән аны да аңларга тырыша иде Асия. Ире төрмәдә утыра. Берүзе баласын аякка бастырды. Кеше кебек яшәргә тырыша. Авыру карчык янында утырып тора алмый бит инде ул. Аның бит әле дөнья куасы бар.
Шуларны уйлый-уйлый карчыкның көннәре үтә торды. Март ае да сиздерми генә үтеп китте. Тик ни өчендер соңгы көннәрдә хәле генә бетеп китте. Ашыйсы да килми, эчәсе дә. Зәйнәп килене кергәч, ничек тә карчыкны чәй булса да эчереп чыга. Тамагыннан ризык үтмәсә дә , ул кергәч Асия аның сүзен тыңламый булдыра алмый. Ничек каршы килсен инде. Ул бит аңа беркем түгел. Үз әнисен караган кебек карый. Идәннәрен юып чыгара. Чәй куеп җибәрә, алып кергән кайнар ашын өстәлгә куеп Асияне өстәл янына чакыра. Үз киленнәреннән мондый хөрмәтне күрмәгән карчыкның күзләре яшьләнә. Юк, киленнәренә рәнҗеп түгел. Күңеле генә тула. Бәлки Замир төрмәгә эләкмәгән булса, Галия дә шундый булмас иде. Авыр сынаулар бит аны шулай үзгәртте.
Зәйнәп Асиянең хәлен белергә көн дә керә иде. Бүген ни өчендер аның күңеле тыныч булмады. Балалары киткәнне дә көтмәде, ул күршесенең хәлен белергә кереп китте. Зәйнәп кергәндә Асия авыр сулап урын өстендә ята иде. Зәйнәпне күргәч ул әз генә елмайгандай итте. Йөзе дә агарынып киткән.
- Нәрсә күрше бүген тормадыңдамы әллә? - диде Зәйнәп.
- Утыр әле яныма, күрше. Минем хәлем бик шәп түгел. Вакытым җитеп килә. Соңгы арада Шакир да төшкә кергәли... Соңламаска куша...
Карчык өзек-өзек сүзләр белән генә сөйли иде. Зәйнәп аңа су салып бирде дә:
- Хәзер, Асия, балаларга кычкырыйм әле, шәфкать туташын чакырсыннар, - дип ишеккә юнәлде.
- Тукта, - дип каршы төште Асия. Зәйнәп кире борылып аның янына килеп утырды.
- Минем вакытым җитеп килә, күрше бәхил бул. Аллаһ үзегезне рәхмәтеннән ташламасын...
Зәйнәпнең улы шәфкать туташын алып килгәндә, карчыкның җаны чыккан иде инде. Шулай итеп апрель ахырында Асия күзләрен мәңгелеккә йомды.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев