Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Күз яше

8 бүлек.

Олы улы әнисен җирләргә кайтып өлгерде. Шулай итеп бер ел эчендә төп йорт бөтенләйгә ябылды. Замир төрмәдән чыкканчы әтисе дә, әнисе дә мәңгелек йортка күченделәр. Галия белән дә аралары өзелде. Бер мизгел аларның тормышын астын өскә китерде. Әтиләре авырый башлагач, тормышлары гел кирегә барды. Шуларны уйлый-уйлый Замир төрмәдә соңгы көннәрен үткәрде.
Менә Замир иреккә чыкты. Ул да илленең теге ягына борылды. Кызы үсеп буй җиткән, әти-әнисе юк, хатынына ул кирәкми. Замир авылына кайтып төп йортта төпләнеп калды. Кызы белән сирәк кенә булса да күрешкәләп тордылар. Ул укуын тәмамлап эшли башлаган иде инде. Бөркөнне ул әтисен булачак кияве белән таныштырды. Алар мәчеткә барып никах укыттылар да, шулай итеп бергә яши башладылар. Ире хәрби кеше иде. Эштән бер дә бушамады. Шуңа күрә дә Замирның да Алия белән аралашулары бөтенләй сирәгәйде.
Бу вакытта Галия үз тормышы белән яши иде. Ул бүтән кияүгә чыкмады. Кызы кияүгә чыккач, ул фатирда берүзе яшәп калды. Үз көнен үзе күреп үз рәхәтендә яшәде. Кая тели шунда барды, вакытын күңелле итеп үткәрергә яратты. Алар Замир белән төрмәдә соңгы тапкыр сөйләшкәннән соң, бүтән күрешмәделәр. Замир Галиядән фатир сорап та йөрмәде. Тормышында булган хәлләрдән соң аңа авылда рәхәтрәк иде. Гомумән, һәрберсе үз тормышы белән яшәде. Замирның тормышы җайланып китте. Авылда эшкә урнашты, өйне ремонтлады. Үз авылларында яшәүче тол калган бер хатын белән никах укытып, матур гына яшәп киттеләр.
Шулай тыныч кына яшәп ятканда Галиянең саулыгы какшый башлады. Аның еш кына кан басымы күтәрелә иде. Хастаханәләрдә дә ятып чыкты. Дәваланганнан соң кан басымы җайлаша, ә беркүпме вакыттан соң тагын уйный башлый иде. Беркөнне эштә хәле авыраеп киткәч, аны ашыгыч ярдәм чакыртып хастаханәгә озаттылар.
Ул күзләрен ачканда, янында кызы утырып тора иде. Галия үзе белән нәрсә булганны аңламады. Ул кулын да, аягын да селкетә алмый. Галиягә инсульт булган иде. Өенә ул бер айдан соң гына кайтты. Ләкин йөри алмый иде. 53 яшьлек әнисен кызы инвалид коляскасына утыртып алып кайтты. Шулай итеп Галия өчен авыр көннәр башланды.
Кызы белән кияве аның янына күченеп килделәр. Алия эшендә дә эшләде, әнисен дә карады. Вакыт табып табибларга да йөртергә тырышты. Ләкин Галиянең хәле генә бер дә яхшырмады. Ул барысын да белә, ләкин йөри алмый. Урын өстендә генә ята иде. Сөйләме дә бик аңлашылмый иде. Шулай итеп ярты еллап вакыт үтеп китте, ләкин Галиянең хәлендә генә алга китеш булмады.

Айшанур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев