Нәфрәттән мәхәббәткә бер адым... (Зөләйха Солтанова)
«Нәфрәттән мәхәббәткә бер адым» дигән гыйбарәне ишетмәгән кеше юктыр. Әмма бу сүзләр минем өчен тормыш девизы кебек булды.
Илдус белән безнең дошманлык бишенче класста укыганда башланды. Ул вакытта мин аларның классында яңа укучы идем. Мин аңа карандаш бирмәгәч, мине җене сөйми башлады. Аны шундый кара эчле, кинә тотучы булыр һәм миннән үч алыр дип, кем уйлаган бит. Мин берсендә аннан нәрсәдер сорагач, ул «юк» диде һәм үчекләште. Үскән саен мөнәсәбәтләребез дә начарлана барды, бу 11 сыйныфка кадәр дәвам итте. Башта «чәчәкләре» генә булды әле аны. Бишенче, алтынчы классларда ул минем белән үчекләшеп кенә йөрде. Менә бер хәл искә төште.
Мин аңа: «Син математика укытучысы чакырды, дәресләрдән соң керсен, диде. Математикадан «икеле»ңне төзәтергә чакыра. Ә рус теле укытучысы контроль эшеңне кире эшләргә чакырды», – дидем.
«Уф, тагын синме бу, кәкре тешле ботаник? Артымнан тагылып йөрмә әле, туйдырдың чистый», – дип мыгырданды.
Ул вакытта миңа бу сүзләр бик авыр тәэсир итте, хәтерем калды. Әйе, мин фәннәрне тырышып укырга күнеккән, ботаник булуым белән килешәм дә. Әмма ул минем иң авырткан җиргә кагылды – чыннан да тешләремнән ояла идем. Мин, елап, Илдус яныннан китеп бардым.
Андый мыскыллаулар дәвам итте, әмма миңа барыбер иде инде, игътибар итми башладым, бу сүзләргә берни дип тә җавап кайтармадым. Әмма дошманым моннан канәгать булмады, шуңа күрә, сигезенче сыйныфтан башлап, ул миңа төрле этлекләр эшли башлады: дәфтәрләремә сызгалап бетерә, рюкзагыма тараканнар сала, ә мин андый корт-бөҗәкләрдән шашар дәрәҗәдә курка идем, һәм теләсә нинди үчекле сүзләр язылган кәгазьләр ыргыта... Әлбәттә, иртәме-соңмы сабырлык сына, һәм минем дә түземлегем бетте. Шартладым. Мин дә, җавап итеп, шулай кылана башладым, ә берсендә физкультура дәресендә бөтенләй аның өстенә сап-салкын су койдым. Сәламәтлеге үгезнеке кебек булса да, бераз авырып та алды бугай әле.
Сигезенче сыйныф урталарында әти-әнидән тешләремә брекет куйдыруларын сорадым, чөнки Илдусның мине мыскыл итүе, үртәве туйдырды. Инде бәйләнер сәбәп калмагач, сыйныфташкаем мине «тимер теш» дип үрти башлады. Шуннан соң мине ул гына түгел, ә калган классташларым да шулай дип йөртә башлады. Әмма мин дә калышмаска тырыштым, аны «Кәтүк» дип атап йөртә башладым. Чыннан да ул безнең класстагы башка малайлардан бер-ике башка бәләкәйрәк иде.
Үсә төшкәч, җиңелрәк булды, чөнки аның тарафыннан да, минем тарафтан да әллә нинди коточкыч үртәүләр, этлекләр булмады. Бары тик балалык шуклыклары: пенал, теләсә нәрсә язылган кәгазь ыргытулар гына. Тугызынчы сыйныфта укыганда, укытучылар да, мәктәптәге башка балалар да безне очрашып йөри дип шаярта башлады. Ә сыйныфтагы бер кыз бөтенләй безне «Сез точно өйләнешәчәксез!» дигән иде. һәм шулай булды да... Әмма ул вакытта, бер-беребезгә үпкәләп беткән ике бала, «Мин һәм улмы?! Мәңге булачак түгел!» дип кенә йөз чөергән идек.
Тугызынчы класста Илдус үсеп һәм матурланып китте, егетләр төсе керә башлады. Мин хәтта сиздерми генә аңа караштыра идем, әмма горур булырга тырыштым. Ләкин менә 11 класста гына... Ул инде бөтенләй үсеп бетте, буе мөгаен 190 см булгандыр, йөзгә матур, гәүдәсе спортчыларныкы кебек. Мин дә артта калмадым, үсә-үсә матурландым, чибәрләндем генә. Кызлар да аның янында чыр-чу килергә яратты, ул дип авыз суларын корыттылар. Менә шул вакытта тәмам килеп капканымны аңладым инде мин. Илдус дип шашынып йөргән кызлар, аңа ялагайлану өчен, миңа этлекләр эшләде, янәсе, ничек аларның «принц»ларын «үпкәләтергә» җөрьәт иткәнмен? Илдус моңа көлеп кенә карады. Хәзер кызлар җәзасыз калмады, аларны директорга чакырталар һәм миннән гафу үтенергә мәҗбүр итәләр иде. Әти-әниләреннән куркып, алар бу этлекләрне туктатты, бары тик тупас сөйләшәләр, үчекләшәләр генә. Әмма миңа барыбер.
Тик берсендә... Мин Илдусның гел миңа карап торганын сизеп алдым, юк, ул миңа карап кына тормый, ә ачыктан-ачык текәлеп тора! Ачуым чыкты, әмма бер яктан бу миңа ошады да. Теләсә нәрсә әйтүдән, мыскыл итүдән дә туктады, хәтта киресенчә! Миңа йомшаграк була башлады. Шул вакытта «Әллә акыл кердеме моңа? Молодец, Илдус!» дип уйладым.
Классташлар безне тагын да ныграк димли башлады, Илдус миңа гашыйк булган дигән гайбәтләр таралды.
Ләкин бер күз карашлары белән генә тукталмады, ул минем янга ешрак килгәли, минем белән сөйләшергә тырыша башлады. Ә мин исә сүзне тизрәк төгәлләргә һәм аның яныннан китәргә тырыштым, чөнки аның янында комачтай кызарып чыгам һәм аның миннән нәрсә теләгәнен дә аңламыйм. Шул вакытта ул тагын да алга китте: сумкама запискалар, минем яраткан шоколадларымны һәм башка шундый вак-төяк бүләкләр салып калдыра башлады. Һәм моңа безнең класс тагын да ныграк мыскыллы көлә иде.
Моны ничек аңларга да белмичә, беркөнне аның белән сөйләшергә уйладым.
«О-о-о, Диләфрүз, ниһаять, әллә минем белән сөйләшергә булдыңмы?» – дип сүз башлады Илдус.
«Әйе, нык кызык инде, көлеп үлмәле! Нәрсәгә шулай эшлисең син?» – дип сорадым.
«Ә син аңламыйсыңмы? Бәлки, минем синең белән дуслашасым киләдер? – диде дошманым моңсу күзләрен миңа төбәп. – Бәлки, син миңа ошыйсыңдыр...» – дип колагыма пышылдады һәм күз кысты.
Ул китте, ә мин помидор кебек кызарынып басып калдым. «Дошманым» артымнан йөрүен дәвам итте, ә мин түзмәдем, моның белән килештем һәм аңа дуслыкка шанс бирдем. Илдус моңа бик шат булды. Әйбәт дуслар идек без аның белән, күп вакытны бергә үткәрә башладык. Бераздан иң якын һәм иң яхшы дусларга әйләндек, әмма мин аңа битараф түгел идем. Ул да миңа ничектер сәер карый, ә соңыннан бөтенләй мәхәббәт аңлатты, ә мин каршы килдем. Ахырда аңа кабат мине яуларга туры килде, мин дә бирештем. Чыгарылыш кичәсендә «медлякны» бергә биедек, моңа бөтен мәктәп сөенде бугай. Бер үк уку йортына укырга кердек. Озакламый, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
Туебыз бик матур узды. Әмма мин шунда ачы хакыйкатьне белдем.
Бактың исә, ирем башка классташларыбыз белән минем өчен бәхәсләшкән булган икән. Алар да туйга чакырулы иде, шунда әйттеләр барысын да. Бу хакта белгәч, үпкәләдем, әмма озак ачу саклап йөри алмадым, чөнки ирем гаепле, шул ук вакытта гашыйк һәм наз тулы күзләре белән карап торды.
Хәзер без биш яшьлек кызыбызны үстерәбез, озакламый игезәк балаларыбыз туарга тиеш. Һәм ул бәхәскә мин бик рәхмәтле, чөнки шулай булмаса, иремне таба алмаган булыр идем бит. Безне бергә булачак дип юраган классташларыбыз да хаклы булган. Балачактагы дошманлык өчен ирем әле дә булса гафу сорый, мин ул вакытларны искә төшереп, рәхәтләнеп көләм генә.
«Нәфрәттән мәхәббәткә бер адым» дип, бик дөрес әйтәләр икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев