Намаз
Гөлнур Бәйрәмова, Иске Шимбер
Мәчетнең манарасыннан
Ишетелә моңлы аваз.
Иртән торып таң атканчы
Укыйм иртәнге намаз.
Сүбхәнә Раббиәл-Әгълә дип,
Китәмен сәҗдәләргә.
И, Аллаһым, бирче тәүфикъ
Адашкан бәндәләргә.
Аллаһ Тәгаләдән сорыйм
Кичер дип гөнаһымны.
Булчы миңа мәрхәмәтле,
Арттыр дип иманымны.
Бирсәң иде сәламәтлек,
Гыйбадәтләр кылырга.
Бирче башларыма зиһен
Дин юлында булырга.
Ярый әле, намазым бар,
Сөенә-сөенә укыймын.
“Раббым, мине кичер”, – диеп,
Кул күтәреп сорыймын.
Соңгы сулышыма кадәр
Укырга насыйп итче.
Аллаһым, бары Син генә
Дөрес хөкем итүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев