Нигез агачы
Алсу Мәрданова, Олы Мәңгәр авылы
Туган нигез. Без үскәндә анда
Нигез агачлары бар иде.
Бер ягында биек тополь үссә,
Икенчесе юан тал иде.
Тополь агачының яфрагыннан
Ясый идек бик күп акчалар.
Нигез агачыннан бүленә иде
Курше белән безнең бакчалар.
Ызаннар киң иде, шуннан йөгерешеп
Төшә идек елга буена.
Кемдер кармак белән балык тота,
Кемдер инде су да коена.
Әллә инде елгалар саекты,
Су керердәй урын табалмыйм.
Ызаннар да бик тараеп беткән,
Хәтта берүзем дә баралмыйм.
Нигез агачы да комачау иткән,
Ян күршеләр тамырын корыткан.
Икенче як күрше гараж өчен,
Трактор белән йолкып ыргыткан.
Адәм баласына ник җир җитми,
Кала бит ул, кала барысы.
Бу гөнаһлар өчен Аллаһыдан,
Төп җиреңне ялынып аласы.
Ике як нигездә тормыш сүлпән,
Сүнеп бара соңгы учаклар.
Кайтып кергән чакта ул йортларга,
Каршы чыгып кем соң кочаклар.
Тимәгез сез нигез агачына,
Телсез тарих, купме язмышлар.
Агач утыртыгыз ызаннарга,
Төзәтелсен калган ялгышлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев