Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Иҗат

Өф-өф

Гөлүсә Батталова

"Өф-өф итсәң, бетә ул"

Әни сүзләре

Өф-өф иткәч, бетә дидең, әни,
Балачакта тезем канаса.
Өф-өф итәр идем бүген дә мин,
Бүген дә мин, әгәр, яраса!

Тезләр түгел, башлар ярылганда
Ник булышмый шушы әфсеннәр?
Дөнья тезләрендә бетмәс кутыр -
Өф-өф итәм, әйдә, бетсеннәр!

Аналарның бәгырь яраларын
Бер тын белән килә җөйлисе...
Өф-өф итеп кенә төзәлмәслек
Чоңгыл куа утлы җил исен.

Өф-өф итәм - син өйрәткән ырым
Ник югалткан көчен, куәтен?
Йөрәк белән аңлап булмас серләр
Җирнең күчәрендә, күрәсең...

Җан ярасы саен берәр җөйдә
Мин егылган тәкъдир киртәсе.
Тезләр генә түгел, йөрәкләрне
Кирәк, ахры, өф-өф итәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев