Озатасы килми...
Иҗат

Озатасы килми...

Сүрия Мингатина

Җәйләр кунак әле миндә
Күңел качыш уйный көн дә.
Сыйланабыз: сихри иртә,
Шатланырга юк бер киртә.

Болын-чәчкәм сые - ширбәт,
Сокланырлык килеш-килбәт.
Иртәнге чык, энҗе бөртек
Юл буеннан атлый көртлек.

Чәчкәләрдә- затлы күлмәк,
Өстәлләрдә -сыйлы чүлмәк.
Алма исе - затлы хушбуй,
Көзләремә сәлам юллый.

Җәйләр кунак әле миндә
Озатасы килми бер дә...

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Маладис ,Сурия , язгалап тор,моны бит бетен кеше дэ эшли алмый.Ижат-тылсымлы бэхет,ул куктэн инэ.Э куктэн кемгэ сибэргэ икэнен яхшы белэлэр.Илгиз Кадыйров.