Акциянең беренче этабы, 1 апрельдә, авыл китапханәләрендә узды.
2026 елның 16 мартынннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан аның иҗатын популярлаштыру, саклау һәм үстерү максаты белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан шигырь сөйләүчеләребез өчен “Тукайны бергәләп укыйбыз” республикакүләм әдәби акция-бәйге игълан ителде. Бәйге ике яшь аралыгында үтә: 7-13 һәм 14-35 яшьтәгеләр өчен.
Акциянең беренче этабы, 1 апрельдә, авыл китапханәләрендә узды.
Икенче этабы 6 апрельдән 9 апрельгә кадәр Әтнә үзәк китапханәсенең вконтакте социаль челтәре битендә ачык онлайн-тавыш бирү ярдәмендә район этабына үтүчеләр билгеләнде. Бүген тавыш бирү юлы белән җиңү яулаучылар жюрилары алдында чыгыш ясадылар. Һәм җиңүчеләр билгеләнде.
Нет комментариев