Сабырлыклар җыям
Гөлфия Шиһапова
Көзләремнән сагыш эзләп түгел
Сабырлыклар эзләп килүем.
Юрамагыз әле сагышларга
Бер гөнаһсыз, алтын көз төсен.
Йөрәгемә тынычлыклар табам
Каеннарга кулым куям да....
Сабырлыклар өстә күңеленә
Шулкадәрле мохтаҗ булганга.
Җилфер-җилфер яфрак җиргә төшә
Һич уфтанмый,биеп җилләрдә.
Сагыш түгел, сабырлыклар җыям
Шундый җылы килгән көзләрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев