( Әниемнең әнисе Фәхерниса әбием истәлегенә) Розалия Хөсәенова
Самоварга бүген чыра телдем,
Әбием искә төште шулвакыт.
Әбине һәм балачакны сагыну,
Була миндә шулай кайвакыт.
Самоварга әби чыра телә,
Чыраларын куя тигезләп.
Телгән чыраларын җайлап кына
Самоварга сала бик ипләп.
Самоварга диеп күмер җыя,
Корымланып бетә куллары.
Шул кул белән безгә күкәй әрчи,
Бигрәк сагындыра шулары.
Иске ипине дә әрәм итми,
Чыгарып бирми аны тавыкка.
Самоварга тезеп, парландырып,
Манып бирә аны катыкка. Ел артыннан еллар узсалар да,
Әбиемне бер дә онытмыйм.
Ул укыган мәзәк, әкиятләр
Хәтеремнән һич тә җуелмый.
Әбигә дә инде йөз егерме,
Догалардан аны калдырмыйм. Самоварга чыра телгән чакта,
Күңелемнән бераз сагышлыйм.
Нет комментариев