Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Сөям бары сине - шигърият

Сөям сине, бер сине дип, хисләремне сиздермичә беркемгә дә, эчтән көям. Һавадагы дулкын аша, бер кагылмый күз карашым белән генә сөям.

Сөям сине, бер сине дип ымлавыма

каршы нигә җавап бирми икән диям.

Сөйсә әгәр күрер иде сөйгәнемне,

Сөймидер шул инде диеп башым иям.

Сөям сине, бер сине дип эчтән янып,

тыштан бер дә белгертмичә йөри бирәм.

Күңелемнең иң түрендә, еллар аша

нурлы, гүзәл сурәтеңне саклап киләм.

Сөям сине, бер сине дип, күңел күрәм,

күңелемнең күкләренә инде менәм.

 Һәм яндырып үткәндәге бар чагымны

сафлануга, пакълануга таба киләм.

Сөям сине, бер сине дип, яшәп киләм,

син сөймәсәң сөймә инде, үзем сөям.

Син сөйсәң дә башка берне, мин сөймәдем

сине сөйгән күк беркемне, рәхмәт диям.  

Фаил Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ошады.Берук сузлэр тик бик тэ узенчэлекле кабатланалар.Талант чаткысы бар.Илгиз Кадыйров

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур шигьрият бэйлэме