Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Тальянда уйный берәү

Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы

Өздереп лә тальян уйный берәү
Авылымның аргы башында.
Бәгырьләрне телем-телем уеп,
Моң агыла бер йорт каршында.
Түгелә моң, күңелләр җилкенә,
Гармун тавышына кушылып.
Беләсе иде, кайсы уйный икән,
Моңнары иркәли нур булып.
... Аяз иртә булган ул чакта да,
Яңа уянган чагы кояшның.
Илгә бәреп кергән явыз дошман,
Тынычлыгын алып халыкның.
Күпме ир-егетләр киткән бездән,
Һәм күпмесе кире кайтмаган.
Габдрахман, Сәет, Габделхәй, Хәмидулла
Гармунны кулга ала алмаган.
Борчу-хәсрәтләрдә авылдашлар,
Сүз әйтергә, хәтта, базмаган.
Эштә беркем берни сөйләшмәгән,
Йокы качкан, хәлләр бик яман.
Алар киткән, гармуннары калган,
Уйналмаган моңлы җыр калган.
Ә егетләр сугыш кырларыннан
Кайталмаган... Башларын салган.
Тальян моңы яңгырый еракларга,
Үткәннәрне искә төшереп.
Сандыкта калган тальянмы бу?
Уйный шулай моңлы иттереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев