Тормыш булгач төрле хәлләр була
Беренче бүлек.
Наилә белән Наил яратышып өйләнештеләр. Бер вакытта да бер-берсенең сүзеннән чыкмадылар. Ләкин тормыш булгач, төрле хәлләр була икән ул. Аларның да араларына керделәр. Инде бик күп еллар үтеп киткән. Аларның да гомерләре тормыш көзенә таба борылды. Ул вакытта Наиләнең үҗәтлеге генә аларның гаиләсен саклап калырга ярдәм итте.
Үзләренә йорт җиткереп яңа өйгә аерылып чыкканда аларның инде өч балалары тәгәрәшеп үсеп килә иде. Җитмешенче еллар өчен бик яхшы саналган алтыпочмаклы йорт төзеделәр. Аерылып чыкканда каралты-куралары юк иде. Ләкин озакка сузмыйча анысын да булдырдылар.
Түгәрәк тормышларына куанып, шатланып яшисе генә иде дә бит. Ләкин Наилнең эштән бик еш салып кайта башлавы Наиләнең күңел тынычлыгын алды. Бик тиз арада ул хатынына һәм балаларына карата да суынды. Өйдә дә сирәк күренә башлады. Моның сәбәбе дә ерак тормаган икән.
Беркөнне Наилә иренең Әминә янына йөрүен кибеттән ишетеп кайтты. Әминә Наиләдән күпкә яшьрәк иде. Моннан тыш ул килендәшенең сеңлесе дә иде. Наилә үзен кая куярга белмәде. Баксаң килендәше дә бу хәбәрне белә торган булып чыкты. Ул үзенең сеңлесенә әзер йорты булган эшчән кияү әзерләп куйган. Балалар булуы да аны бер дә куркытмаган. Бу хәлләрдән Наилнең тәмам башы әйләнгән иде. Ул үзе дә бик яхшы аңлый. Балалары, яраткан хатыны турында да уйлый. Ләкин берни эшли алмый. Аның бары Әминә янына гына барасы килеп тора.
Тормышлары бозылып китүнең бу әле башы гына булган икән. Беркөнне Наил эштән соң өенә кайтмыйча туры Әминәләр өенә кайтты. Ләкин Әминәнең өйдә юк чагы булу сәбәпле, әнисе Нурҗиһан аны кертмәде. Наилнең аяклары өенә таба атламый, гаиләсе янына кайтасы килми иде. Күпме генә аңларга тырышса да бу хәлнең үзе белән булуын Наил аңлап бетерә алмады. Эчке күңеле белән балалары хатыны янына кайтырга кирәклекне аңласа да, аның нигәдер анда кайтасы килми иде. Наил акылдан язарлык хәлгә килде. Аны кемдер кушып йөртә төсле тоелды. Ләкин үзе моңа берничек тә каршы килә алмый иде.
Һәр кич шул ук хәл кабатланды. Эштән кайтырга чыккач, ул үзе дә сизмәстән Әминәләр капкасы төбенә кайтып баса иде. Шушы газапланулардан ул берничек тә котыла алмады. Аның үз өенә бөтенләй кайтасы килми башлады. Ул өенә ярыйсы гына салган килеш кенә кайта иде. Өйдәгеләр бар да йоклаган була. Ул тыныч кына үзенең тимер караватына менеп ята да, таң атуга тагын эшкә китә иде. Хатыны төн буе яшь бала белән мәш килеп, аның белән сөйләшергә дә вакыты калмый иде.
Шушы хәлләргә түзәрлеге калмагач, Наилә Наилнең Җәүдәт абыйларына барып барысын да сөйләп бирде.
-Нәрсә эшлим икән? Балаларым хакына ярдәм итегез зинһар өчен,- дип ул Җәүдәт абыйсының хатыны Фәһимә апага ачы күз яшьләрен түкте. Алар Наиләнең хәлен бик яхшы аңлыйлар иде. Ләкин ничек Наилне үз акылына кайтарырга гына белмиләр иде. Наилә килгәнче дә, Җәүдәт алар турында бик кайгыртып йөрде, ләкин ничек ярдәм итәргә генә белмәде.
Наиләнең ачы күз яшьләрен күрү аны тиз арада катгый карар кабул итәргә этәрде. Аның әби-бабайдан ишеткәне бар иде Әминәләрнең нәселдән килгән кушаматлары турында. Ләкин соңгы вакытта авыл халкы бу турыда онытты һәм беркем дә аларны "җен нәселе" дип йөртми иде инде. Ерак бабасының балачакта сөйләгән сүзләре һаман исендә иде Җәүдәтнең.
-Җен нәселе белән каберең янәшә булмасын, - дип бик еш кабатлый иде бабасы.
Дәвамы бар
Айшанур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев