Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Тормыш булгач төрле хәлләр була

Икенче бүлек.

Беркөнне Наил эштән кайтырга җыенган вакытта аның янына Җәүдәт абыйсы килде.
-Энем, болай яшәп булмый бит, нәрсәдер эшләргә кирәк , - диде абый кеше энесенең күзләренә карап.
-Үзем дә беләм, ләкин нәрсә эшләргә икәнен генә белмим, - дип моңсу гына башын түбән иде Наил.
-Монда бар да аңлашыла, сиңа бозым ясаганнар,- диде абыйсы. Наил куркыныч төш күреп уянган кеше кебек сискәнеп куйды. Бу уй аның башына бер тапкыр да килмәгән иде. Ул барысына да хатынын гаепле саный иде.
Җәүдәт абыйсы аны өенә кадәр озатып куйды. Алар иртән күрше чуваш авылында яшәче Анна түти янына барырга сөйләштеләр. Анна түтине тирә-як авылларда бар да белә иде. Наилнең дә бу карчык турында бозым чыгаручы әби дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде. Ләкин ул беркайчан да бозым барлыгына ышанмады. Ул моны кеше алдап акча эшләү дип уйлый иде.
Иртә таңнан атын җигеп Җәүдәт Наилләргә килеп тә җитте. Наил дәшми генә абыйсы янына чыгып утырды да, алар юлга кузгалдылар. Юлчыларны Анна түти ачуланып кына каршы алды.
-Сине вакытында шайтан таягы белән кыйнарга кирәк булган. Кеше башы әйләндереп йөрисең, – диде ул Наилгә карап.
Җәүдәт белән Наил дәшми генә агач эскәмиягә утырдылар. Анна түти бүтән кунакларга таба карамады да, үз эшендә булды. Ул мич башыннан киптерелгән шайтан таягын алды да Наил каршына килеп утырды. Авыз эченнән бер туктамый нидер сөйләп торды. Ләкин аның сүзләрен Наил аңламады. Шайтан таягын күргәч аның маңгайларына салкын тир бәреп чыкты. Үзе дә сизмәстән ул ыңгырашып куйды. Анна түти куркыныч кына елмаеп куйды.
-Менә хәзер эшегезне китерәбез сезнең! Курка башладыгызмы? Шулаймы? Куркып ыңгырашасызмы, – дип усал гына көлемсерәде карчык.

Наилнең күз аллары караңгыланып китте. Ул үзен упкынга төшеп киткәндәй хис итте. Аның күңеле болганды һәм тизрәк урамга чыгып чабасы килде. Торырга җыена башлаган гына иде, карчык шайтан таягыннан ясалган себеркене селкеп куйды.
-Качып котылырга уйлыйсыңмы? Булмас. Тик тор! – дип җикеренде ул. Наил үзе дә сизмәстән Анна түтинең сүзләренә буйсынды. Хатын авыз эченнән нидер укый укый себеркене тотып Наил тирәли эйләнеп йөри башлады. Аннан хәле китеп янәшәдәге урындыкка барып утырды.
-Ну, егет, синең эчеңдә бик зәһәр елан утыра бит. Чыгасы килми, - диде. Эскәмиядә утыручы Җәүдәт Наилгә текәлеп карап утыруында булды. Аның бар теләге туганын яңадан элеккеге хәленә кайтару иде.
Анна түти бераз утырганнан соң, Җәүдәткә тавык келәтеннән тиз генә яңа салган ике йомырка алып керергә кушты. Җәүдәт башта каушап калды. Аннан тиз генә чыгып китте. Анна түти тавыклар гына тота иде. Шуңа да Җәүдәт келәтне бик тиз тапты. Сарайда тавыклар мәш килеп иген чүпләп йөри иделәр. Ир-ат килеп кергәнне күргәч алар куркып як-якка таралыштылар. Түрдә ояда бер тавык утыра иде. Җәүдәт кызу-кызу атлап оя янына килде дә, ике йомырка алып киредән өйгә ашыкты.
Карчык йомыркаларны аның кулыннан алды. Аннан авыз эченнән нидер сөйли-сөйли йомырканы Наилнең башында тәгәрәтә башлады. Наилгә вакыт үтми төсле тоелды. Аның хәле китеп барды. Авызы кипте. Су эчәсе килде. Анна түти банка белән су алып килде һәм йомырканы шуңа ватып салды. Банкада су эчендә йомырканың сарысы таралып китте һәм агы күбекләнеп өскә күтәрелде.
-Хәлләрең мөшкел булган икән, – дип мыгырданды карчык. Ирләр берни дә аңламыйча утыруларын белделәр.
Анна түти банканы каплады да икенче күкәйне алып Наилнең башында тәгәрәтергә тотынды. Бу юлы инде карчык ашыкмады да, уфырынмады да, әкрен генә үз эшен эшләде. Шуннан соң тагын бер банка су алып аңа кулындагы йомырканы ватып салды. Бу юлы йомырканың сарысы аерылмады. Йомырка бер бөтен булып су эченә төште.
-Слава богу! - дип карчык чукынып алды.

-Ну, энекәш, хәлләр ничек? Җәүдәт абыйсының соравын ишеткәч кенә, Наил айнып киткәндәй булды. Алар бу вакытта киредән өйләренә кайтырга кузгалган иделәр инде. Соңгы вакыттагы хәлләр минут эчендә булган кебек тоелды Наилгә.
-Анна түти әйткән сүзләрне онытма, исеңдә калдыр. Бүтән мондый хәлгә төшмә! – диде абыйсы. Арба читендә ятучы шайтан таягыннан ясалган себеркене күргәч, Наилнең барысы да исенә төште.
-Һәй егеткәй, башка болай хәмер белән шаярма. Чибәр хатының, балаларың бар. Рәхәтләнеп матур итеп дөнья көт. Шушы хәмер белән сиңа бозым ясаганнар да инде. Кем диген үз кешегез бит әле. Бүтән кулыңа да аласы булма. Ә бу себеркене өеңә кайт та, кеше күрми торган җиргә чормага кыстырып куй. Ул сезне начар күзләрдән саклар.
Бу хәл аның белән булуына Наил һаман да ышанып бетә алмый иде әле. Шулай уйлана-уйлана ул өйләренә кайтып җиткәнне сизми дә калды. Җәүдәт абыйсының сүзләрен ишеткәч, уянып киткәндәй булды.
-Ярый, Наил. Мин хәлемнән килгән кадәр сиңа булыштым. Калганы үзеңнән тора. Син инде яшь бала түгел. Үзең балалар атасы. Үз тормышыңны кулыңа алырга вакыт, - дип өенә кайтып китте.
Наил Анна түти кушканнарның барысын да җиренә җиткереп башкарды. Хатынына да кая барганын сөйләп тормады. Бүтән кулына да хәмер алмады.
Шушы хәлләрдән соң аларның тормышлары матур гына җайланып китте. Инде 40 еллап вакыт үткән. Күбесе онытылган да кебек, ләкин тормыштагы шушы авыр моментлар йөрәктә тирән эз калдырган. Быел инде Наилгә 80 яшь тула, ә Наиләгә 75. Бүгенге көндә алар инде кемгә дә ачу сакламый. Ул вакытта да талашып йөрмәделәр. Наилә дә сабыр була белде. Килендәшенең барлык яманлыкларын онытырга тырышты. Кирәк булганда аларга да ярдәм итеп яшәделәр. Язмышлары шулай булгандыр. Карт көннәрендә матур тормышта яшәр өчен шушы сынауларны үтәргә тиеш булганнардыр бәлки. Тик менә килендәшенең генә бәхете булмады. Яшьли тол калды. Берүзе балаларын аякка бастырды. Картайган көнендә балалар рәхәтендә яшәү дә тәтемәде үзенә. Елына бер тапкыр хәлен белергә дә кайтучы юк. Ярый әле күршедә генә Наилә бар хәлен кереп белергә. 

Тәмам

Айшанур.

Беренче бүлекне http://atnya-rt.ru/news/iat/tormys-bulgac-torle-xallar-bula сылтама аша кереп укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев