Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Үзгәртәсе килә...

Сүрия Мингатина

Кайсыгызның мәхәббәте елый,
Кайсыгызның көлә сагышы?
Безнең гомер шушы җәйләр кебек,
Әкрен генә үтеп барышы.

Кайсыгызның җаны әрни бүген,
Үз урынын тапмый тилмерә?
Сабыр булыйк әле кемдер
Кадерлесен озата гомергә.

Кайсыгызның җаны өши анда,
Табигатькә күчкән салкыны.
Бәгырь катып сынга әйләнмәгез,
Бардыр сезгә дигән ялкыны.

Кара уйлылар да юк түгелдер,
Усал җилләр исә каршыга.
Яманлыкта ярышмасак иде,
Атсын таңнар туып яктыга.

Бәхетлеләр бик аз икән -
Җылыналмый җиһан тилмерә.
Кара болыт каплап, күк гөмбәзе
Күз яшьләрен коеп тилерә.

Кешелекнең кайтавазы иңли,
Табигатьнең җаны сыктаулы.
Төзәтәсе килә ялгышларны,
Үзгәртәсе килә инсанны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев