Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк?
Иҗат

Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк?

Гөлфия Шиһапова, Олы Әтнә авылы

Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк? 
Кирәк сөю, матур сүзләр, терәк кирәк!
Күңеле тулып, бераз елап алган чакта,
«Нәрсә булды матурым?» – дип сорау кирәк! 
Хатын-кызга бәхет өчен бала кирәк!
«Балам!» диеп, – «Багалмам» – дип типсен йөрәк! 
Тигез тормыш… имин көннәр… җан сихәте, 
Хатын-кызга күп кирәкми… бик аз кирәк!
 


Нет комментариев