Ай тотылганын карап гаҗәпләндек. Тагын да гаҗәбе, бу тотылган айны фотога төшерүчеләр әлеге фотоны якынайтып карагач, сурәттә "Аллаһ" сүзен дә укып була, диделәр.
Ай тотылган төндә
Күкләр үксез калган мизгел -
Соң тәүбәләр шушындадыр.
- Тилмертәләр!.. -
Ялгыз карчык
Ләхәүләсен пышылдады.
Юаттылар: куркыныч юк,
Күләгә ул бары! Имеш...
Күкне аңлау мөмкинме соң,
Җиргә тамыр җәйгән килеш?!.
Шом капшады чормаларны,
Тәрәзләрдән күрде үзен.
Тел очында көрмәкләнде
Онытылган изге исем...
Бармак янап узды Берәү -
Имеш, җирнең күләгәсе!..
Саклап калды (белмәдек тә!)
Бер карчыкның ләхәүләсе...
Гөлүсә Батталова
Нет комментариев