Алма әби
(Тормыштагы вакыйгаларга нигезләнә. Геройларның исемнәре үзгәртеп бирелде.)
Эш көне тәмамланды, өйгә кайтырга кирәк. Өйдә бит нәни кызлары көтә Нәсимәне. Олы кызы Рания ничек тә аңлый кебек. Ә менә Маһирәсе гел ашарга сорап елый. Аңламый шул әле, бәләкәйрәк шул...
Үзе дә ничә көн рәттән ачлы-туклы килеш эшкә йөри Маһирә. Хезмәт көнен калдырырга ярамый.
Бригадир Нури абзый бик кырыс кеше. Эштән кайтучы хатын-кызларның кесәләрен тентеп йөдәтә. Амбардан ашлык урлап кайтмыйлармы, хөкүмәт милкен үзләштермиләрме янәсе...
Гөнаһ шомлыгына каршы, бүген Нәсимә дә алъяпкыч кесәсенә бер-ике уч ашлык салган иде шул.
Авыл башында яшәүче Әминә карчык кайтышлый аңа алмалар бирде. “Алма кебек кызларыңа күчтәнәчем булыр”, – диде.
Ашлык бөртекләре шул алмалар астында калдылар. Урам тыкрыгыннан кинәт килеп чыккан Нури абзый да кесәдәге алмаларны гына күрде. Әле ярый кесәне бушаттырмады. Нәсимә курку катыш каушавын сиздермәскә тырышты:
– Әминә әби кызларыма дип биргән алмалар алар, – диде ул кабалана-кабалана. Нури кырыс кына караш ташлады да чираттагы корбанын сагаларга ашыкты. Ә Нәсимә артына борылып карарга да куркып, өенә таба атлады.
Бер караңгыдан икенчесенә кадәр бил бөксәләр дә, үзләре тир түгеп иген иксәләр дә, авыз тутырып ипи ашый алмыйлар шул әле колхозчылар.
Кая әле үзләре өчен кайгыру? Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен! Ә тамакны аны алдалап булмый.
Эш арасында башак уып капкан берничә бөртек ашлык белән җан асрап буламыни?
Ә салкын өйдә әнкәләрен ике кечкенә нарасый зарыгып көтә.
Нәсимә эштә вакытта аның кызларын күрше карчыгы Хаҗәр апа карап тора.
Хаҗәр апа җор телле, сүзгә оста кеше. Бәләкәй кызларның ашыйсы килү теләген оныттыру өчен ул аларга көн дә маҗаралы әкиятләр уйлап чыгара.
6 яшьлек Рания белән 4 яшьлек Маһирә күрше әбиләренә сыенып җылыналар, әкият тыңлап юаналар.
Әкияти хыяллары кызларга ачлык газабын беразга гына булса да оныттыра, нарасыйларның күңелләрен юата.
Бала күңелен аңлый белә шул Хаҗәр әби. Балаларына ул күз-колак булганда күңеле тыныч Нәсимәнең.
Өйгә кайтып ишектән керүгә әниләренә килеп сарылалар кызлар. Көнозын эштә йөргән әниләрен сагыналар шул сабыйлар. Әниләре кайтып керүгә өйгә кояш чыккандай була. Мичкә ягылмаган булса да, әни кочагының җылысы, ана йөрәгенең назы җалыта кызларны.
Менә әниләре мичкә ягып җибәрер, юкны бар итеп, ашарга ни дә булса әмәлләп бирер, юатыр сүзләр табып иркәләр.
Ашарга сорап эчеләренең сыкравы да, барысы да, барысы да онытылыр.
Хаҗәр әби Нәсимәне баскыч төбенә чыгып каршы алды. Нәсимә аны ымлап кына абзарга таба чакырды.
Ишек ябылуга күрше карчыгына бүген үз башыннан кичкән вакыйганы сөйләде. Нәсимә куркудан әле дә дер-дер калтырана иде кебек.
– Шушы балаларым бәхетеннән генә калганмындыр, Хаҗәр апа, җаным! Аздан гына эләкми калдым бит! – дип елап җибәрде Нәсимә.
– Аллаһым саклаган сине, Нәсимә! Балаларның ятим калмаганына шөкер! Нурый абзыйга эләктең исә – башың бетте дигән сүз. Ире сугышта үлгән тол солдатка димәс, башыңны төрмәдә черетер.
– Аргы урамның Гөлҗамал да бер уч арыш белән тотылып харап булды бит. Өендә авыру кайнанасы барлыгын да, кечкенә баласы елап калганлыгын да исәпкә алмадылар...
– Нишләмәк кирәк, Нәсимә килен, заманасы шундый авыр килде, бәндәләре явызланды.
– Әминә әбинең алмалары гына коткарып калды бит! Алъяпкыч кесәсенә салынган бер-ике уч арыш бөртекләре шул алмалар астына коелып күренми калдылар. Кесәмдә алмалар булмаса, эш харап иде...
– Ярый тынычлан, Нәсимә килен, балалар ишетмәсен. Бала күңеле бик сизгер ул, әнисенең тынычсызланганын хәзер тоемлар. Бар, кер кызларың янына. Мин капканы үзем ябып чыгып китәрмен. Бар җаным, бар. Иртән иртүк тагын эшкә чыгып китәсең бар.
– Рәхмәт Хаҗәр әби! Исән-сау бул. Иртәгә дә үз вакытың белән кызларым янына керерсең инде, яме Хаҗәр әби.
– Керәм җаным, керәм. Кермимме соң! Минем ялгыз җаныма бер юаныч бит алар.
Нәсимә Хаҗәр карчыкны урамга кадәр озата чыгып, капканы бастырыклап өйгә керде.
Яшьләнгән күзләрен кызларыннан яшереп, иелде дә аларны кочып алды. Гадәттәгедән ныграк итеп балаларын сөйде, назлады яшь хатын.
Алъяпкыч кесәсендәге күчтәнәч алмаларны сөртеп кызларына бирде. Кесә төбендә алмалар астында яшеренеп кайткан берничә уч арышны саклык белән генә бушатты да чистартып өйрәгә салырга әзерләде.
Бу 1943 нче елның көзе иде.
Ачлы-туклы сугыш елларында авыл башында умартачы карты белән икәүдән-икәү генә гомер кичерүче Әминә әбинең алсу алмалары шактый кешене ач үлемнән коткарды ул елларда. Күбесен ачлыктан, ә Нәсимәне төрмә газабыннан, аның бәләкәй кызларын ятимлектән саклап калды.
Ни сәбәпледер үз баласы булмаган юмарт Әминә карчыкны авылдашлары Алма әби диеп йөртәләр иде.
Гөлнара Корбанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев