Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Казан арты - Әтнә төбәге

Әтнә районында беренче электр станциясе төзелү тарихы

Җилгелде авылы безнең Әтнә районы Күәм авыл җирлегенә кергән иң кечкенә авыл. Ләкин бу кечкенә авыл районыбызда беренче электр станциясе төзелү белән тарихка кереп калган.

Җилгелде − Ашыт елгасы буендагы калкулык куенына сыенып утырган кечкенә генә авыл. Кайчандыр урман үскән, ә янәшәсендә калкулык бар. Калкулык авылны ачы төньяк җилләреннән ышыклап торган.
Риваятьләргә караганда бу уңайлы урында элек кечкенә Янкилде исемле мари авылы урнашкан булган. Казан ханлыгы тар-мар ителгәннән соң, бу якларга татарлар килеп урнаша.
1886 елда Казан губернасының Кышлау волосте Царевококшайск өязе сос­тавына кергән Җилгелде авылында 254 кеше яшәгән, халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булган. Авыл 1920 елдан ТАССРның Арча контоны составында,1930 елның 10 августыннан – Тукай районы составында була.
Җилгелде авылында туган 46 ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган РСФСР мәгарифе  отличнигы − укытучы Равил Минһаҗев үзенең истәлекләрендә болай дип яза:“Әле авылым янындагы тигезлектә тыгызланып кар ята. Ә кояшка каршы үрләрдә иске чирәм кипкән инде. Без ялан тәпиләребез белән кар өстеннән үргә йөгерәбез. Кипкән чирәмле җирдә уйныйбыз, мәтәлчек атынабыз. Ашыт ташып Әтнә болынына җәелгән. Ул сулар безгә диңгез булып тоела. Мин хәтерли башлаганда авылыбызда 56 йорт бар иде”.
Ашыт елгасы буендагы авылның  данлыклы су тегермәне була. Тегермәнгә тирә-як авыллардан да он тартырга ашлык алып киләләр. Тегермәнче булып зур гәүдәле, көчле кеше Хөснетдин абый эшли. Ватан сугышы тәмамлангач илдә электр станцияләре төзү башлана. Җилгелде тегермәне буасына да су турбинасы куела. Шулай итеп, Җилгелдедән электр тогы Әтнәгә җибәрелә. Җилгелде авылындагы өйләргә дә 60 ваттлы берәр лампочка куела. Моңа кадәр бишле, җиделе керосин лампалары гына яндырган авыл кешеләренең өйләрендә электр лампочкалары кабыну – олы бер могҗиза була. Күрше авыллардан да Җилгелдегә электр яктысын күрергә киләләр. 60 ваттлы лампа яктылыгын 400 данә унлы керосин лампасы гына бирә алган бит! 
Соңрак башка авыллар да дәүләт электр челтәренә тоташтырыла башлый. Мәктәбебез урнашкан Күәм авылында «Ильич утлары» 1962 елда гына булдырыла. Өлкән буын кешеләрен сораштырсак, бу турыда бераз хәтерләүчеләр бар әле.
Хәзерге вакытта электр энергиясе кешелекнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Үзен күреп булмаса да, без аның һәрдаим кирәклеген тоябыз. Розеткага килеп җиткәнче, электр энергиясе бик озын юл үтә. Аны электр станцияләре эшләп чыгарып, җир астындагы яки багана башындагы кабель линияләре аша йортларга, производство тармак­ларына, урамдагы прожекторларга җибәрәләр. Станцияләрдән ерак киткән саен, электр тогының көчәнеше кими. Без куллана торган розеткалардагы электр тогы бик көчсез тоелса да, тормышыбыз өчен куркыныч та тудырырга мөмкин. Шуңа күрә дә аның белән шаярырга ярамый. 
Бүген энергия ресурсларын саклау бик актуаль һәм әлбәттә электрны сакчыл тоту да бик мөһим. Электр энергиясен сакларга, кирәксә-кирәкмәсә лампочкаларны яндырып куймаска һәм электр приборларын да кирәккә генә кабызырга һәм алардан дөрес итеп, кагыйдәләрне үтәп кенә кулланырга тиешбез. 
Ләйсән Ганиева,   Күәм авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев