Гаиләңне сакла, гаилә бик тә кирәк!
Гөлнара Ногманова, Яңа Әтнә авылы
Районкүләмендә үткәрелә торган «Казан арты-Әтнә төбәге» иҗат бәйгесе үткәрелүе турында белгәч, газета укучыларны Олы Әтнә авылында яшәүче күркәм гаилә-Дамир һәм Алинә Сидеевлар белән таныштырасым килде.
Әле күптән түгел генә үзләренең Кургаш туйларын билгеләп үтте Сидеевлар. Тәҗрибәләре әллә ни зур булмаса да, бу матур, дус һәм тату гаилә белән якынрак танышу теләге аларның өлкән уллары Галиәскәр белән очрашкач ук барлыкка килгән иде. Галиәскәр – минем укучым.
Кечкенә генә буйлы, ләкин бик җитез, шук һәм шаян малай, бик тә акыллы, тәрбияле һәм иң мөһиме – бик оста итеп татарча сөйләшә. Аның чын артистларча сөйләгән шигырьләре республикакүләменә уздырылган бәйгеләрдә гел беренче урыннарда!
Шулай булмый мөмкин дә түгел. Галиәскәр чып-чын артистлар гаиләсендә үсә бит! Дамир һәм Алинә Сидеевлар – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры актерлары. Ничек яши икән соң бу артистлар гаиләсе – уйнап, җырлап, биеп кенәме?
Ишетеп беләм, җитешмәгән җирләре юк. Бер карыйсың – Әтнә сәхнәсендә, икенче көнне гастрольгә чыгып киткәннәр, клипларда, төрле фильмнарда төшәләр, бәйгеләрдә катнашалар... Менә дигән ике ул – Галиәскәр белән Абдулмалик тә игътибарсыз калмый.
Күчтәнәчкә барлык кызыксындырган сораулар бәйләмен кыстырып, Сидеевлар белән очрашуга киттем. Кесәмдә – әлеге гаилә йозагын ачардай җиде ачкыч – җиде сорау...
— Дамир, Апас кызы Алинә белән Алабуга егете Дамир ничек очраштылар да, Сидеевлар гаиләсе ничек барлыкка килде?
— Алинәнең Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, Чаллы дәүләт татар театрында эшләп йөргән вакыты иде.
2014 елның 9 маенда Әтнә театрында бергә эшләүче коллегам белән Чаллы якларына барып кайтырга булдык. Әкияттәге сыман маҗаралар аша үтеп, Алинә белән очраштык. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым, ул да мине ошаткан. Озакка сузмадым: кызны көзгә Әтнәгә алып та кайттым.
Менә 10 ел инде икебез дә Әтнә театрында эшлибез. Уңышларыбыз — нәтиҗәле, икебезгә дә «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе тапшырдылар. Ике ул үстерәбез. Аларның иманлы, тәрбияле, акыллы балалар булып үсүләрен телибез.
— Алинә, тамашачы Сезне Әтнә театрының таланты артисты буларак белә. Күп кенә клипларда, фильмнарда төшүегезне беләбез. Сез язган шигырьләргә иҗат ителгән җырларны тыңлап моңланабыз. Театр белән «җенләнү» кайчан башланды?
— Мәктәптә укыганда ук театр түгәрәгенә йөрдем. Җитәкчебез-Миләүшә апа миңа ышанып Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасындагы Тәмлетамак ролен тапшырды. Шуннан бирле сәхнәгә гашыйк кеше мин.
Эшемне бик яратам, театрга һәм сәхнәгә булган мәхәббәтне остазым — Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Гәрәева үстерде.
Студент вакытта төркемдәш кызлар белән, кич саен диярлек, коеп яңгыр яуса да, буран булса да Г. Камал театрына спектакльләр карарга йөри идек. Ә дүртенче курста укыган вакытта, Наилә Гәрәева диплом спектаклендә миңа төп роль тәкъдим итте. Үзем дә Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә» спектаклендәге Сәлимә роленә бик яратып һәм теләп алындым, остазым ролемне тиешле дәрәҗәдә башкарырга ярдәм итте.
Икебез дә Чаян йолдызлыгы астында тугангамы, минем дә кыз фамилиям Гәрәева, әнием – Наилә, әтием – Фәрит (Наилә апаның да улы Фәрит исемле бит) булгангамы, белмим, без Наилә аның белән бик нык якын булдык. Ул миңа әбием кебек иде. Аны соңгы юлга озатканчы, еш кына хәлләр белешеп тордык. Наилә апаның: «Гаиләңне сакла, гаилә бик кирәк!» – дигән сүзләрен бер дә онытмыйм.
Гаилә җылысы моңсу көннәрдә дәва дип саныйм. Эштә төрле хәлләр булырга мөмкин, өйдә һәрвакыт якты, җылы булырга тиеш, шуңа омтылып яшәргә кирәк.
— Дамир, инженер һөнәрен алган егетнең сәхнәгә менү тарихы да бик кызыклы миңа?
— Әйе, Казан дәүләт энергетика университетында югары белем алдым мин. Университет каршында эшләп килүче студентлар театрына йөрдем. Биредә безгә сәхнә серләрен Качалов исемендәге театрның әйдәүче артисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Михаил Галицкий төшендерде.
Ләкин театрга, урау юллар аша, 2014 елда гына кайттым әле. Бүгенге көндә ГИТИСта укыйм, режиссёр һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнәм. Хыялым – зур сәхнәләрдә татар һәм рус телләрендә спектакльләр кую, фильмнар төшерү.
— Сидеевларны талантлы артистлар итеп кенә түгел, ә дус, тату яшәүче күркәм гаилә буларак та беләбез. 10 ел бергә яшәү дәверен Кургаш юбилее дип атау гадәте дә бар. Кургаш сыгылмалы материал, ул ир белән хатынның бер-берсенә яраклаша алуларын символлаштыра. Алинә, сезнең тату гаиләнең канунары нидән гыйбарәт?
— Дөрес әйттегез, ун ел дәверендә бер-береңне өйрәнеп бетәсең. Ләкин гел яраклашып кына яшәү дөрес түгел. Хатын-кыз үз кадерен белдереп яшәсә генә кадерле була. Безгә бик еш гастрольләргә чыгып китәргә туры килә. Мин юк чакта өй мәшәкатьләре, балаларны карау, аш пешерүләр – барысы да Дамир өстендә була. Малайлар да рәхәтләнеп әтиләренә булышалар, аның белән уздырган вакытлары турында горурланып сөйлиләр.
Минем белән калган вакытта җаваплылыкны бераз Галиәскәргә «аударам». «Хәзер син өйдә зур кеше – баш кеше», – дим. Ул үзен чын ир-егет итеп тоя башлый. Энекәшен дә мөстәкыйльлеккә өйрәтә, аңа әкиятләр укый.
Менә шулай бер-береңне кайгыртып, ярдәмләшеп яшәсәң генә гаилә учагы сүнми, сүрелми. Ә барыбыз да бергә булсак, без өйдә генә ятмыйбыз. Әби-бабайларга кайтабыз, төрле шәһәрләргә сәяхәт итәргә яратабыз. Татар кешесенә хас буларак, Дамир малайларны туганнар белән таныштырырга тырыша, аралашып яшәргә кирәклеген аңлата.
— Дамир, балаларыгызга матур, үзенчәлекле исемнәрне кем сайлады? Бала тәрбияләүдә нәрсәгә игътибар итәсез?
— Өлкән улыбыз Галиәскәр тугач, бик күп исемнәрне барлап чыктык. Әниләр җайлыракны эзләгез, дип киңәш бирсәләр дә, безгә исемнең мәгънәсе ошады. Галиәскәр – бөек сугышчы дигәнне аңлата. Әйтелеше дә бик матур, үзенчәлекле.
Энекәше Абдулмаликка да абыйсыныкы кебек озын, матур яңгырашлы исем сайлыйсыбыз килде. Хакимчелек колы дигән мәгънәгә ия ул. Улларыбыз белән гаиләдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез. «Папа» сүзен мин гомумән кабул итмим.
Балаларыбыз безгә «әти», «әни» дип, саф татарча эндәшәләр. Бу – канун! Татарча китаплар укыйбыз, шигырьләр сөйлибез, аларны сәхнәләштереп карыйбыз. Малайларны үз фикерләрен әйтергә, матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү ата-ана бурычы дип саныйм.
Әниегезне сакларга кирәк, ул — безне сыйлаучы, өебезнең матурлыгын кайгыртучы,
дип һәрвакыт әйтеп киләм. Алинә дә үз чиратында: «Әтиегез ни әйтер? Әтиегездән сорадыгызмы?», – дип тәрбияли балаларны. Кечкенә улыбыз: «Әни, син матур, мин сине беркемгә дә бирмим», – дип әнисе янында назланырга яратса, Галиәскәр мөстәкыйль малай булып үсеп килә. Ул 3 яшеннән алып киноларда, «Хозур ТВ» телеканалы өчен мөселман роликларында, «Шаян ТВ» балалар телеканалында, татар эстрадасы җырчыларының клипларында төшә, Апанай мәчетенең 250 еллыгына багышланган тарихи фильмда уйнады, Әзһәр Шакировның тормышына нигезләнеп төшерелгән «Җылак» фильмында Әзһәр абыйның балачагын башкарды.
Ике улыбыз да бик теләп спорт белән шөгыльләнәләр: каратэ һәм футбол секцияләренә йөриләр. Балаларны төрле яклап үстерү өчен барлык көчебезне куябыз.
— Алинә, гаиләдә тел, милли үзенчәлек саклансын өчен нишләргә кирәк?
— Дамир әйтеп киткәнчә, безнең өйдә төп кагыйдә – татарча сөйләшү.
Балалар өйрәткәнне яратмыйлар бит хәзер. Шуңа күрә бергәләп китаплар укыйбыз, алар турында фикер алышабыз, геройлары үрнәгендә балаларыбызда уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз. Улларымның татарча сөйләшүен тыңлап туя алмыйм!
Гаилә – тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе, ди халык мәкале. Шуңа күрә үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклап, улларыбызга күрсәтеп, аңлатып яшәргә тырышабыз. Ураза, Корбан бәйрәмнәрен көтеп алабыз.
Гаиләдә бәби тугач, мулла чакырып, исем кушу йоласын да белә безнең балалар. Икесе дә татарча бишек җырлары тыңлап үстеләр алар.
Әти-әниләргә кайтып, бергәләп булышабыз, кирәк чакта ярдәм итәбез. Безне күреп үскән малайлар үзләре дә киләчәктә гаилә башлыгы, әти кеше булачак бит. Без дә кадерле әби-бабай булырбыз дип өметләнәбез.
— Дамир, Сезнең гаиләдә бала тәрбияләүдә әби-бабайларның роле нидән гыйбарәт?
— Аралар ерак булса да, бала тәрбияләүдә әби-бабайларның роле бик зур, минемчә. Минекеләр – Алабугада, Алинәнең әти-әнисе – Апаста. Яллар, каникуллар җитсә, әле бер якка, әле икенчесенә кайтырга тырышабыз.
Әби-бабайларыбыз безне зарыгып көтеп торалар, тәмледән-тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Әбиләре янында балалар шундый бәхетле! Алабугадагы әбиләре малайларны аеруча — үзенчә ярата. Ул алар белән футбол, качышлы, куышлы кебек хәрәкәтчән уеннар уйнарга да авырсынмый.
Кыш көне бергәләп тау шуалар, әкиятләр укыйлар. Ул пешергән ватрушкаларны, пылауны, алма бәлешләрен малайлар яратып ашыйлар.
Күркәм гаилә — ил күрке, диләр халыкта. Әйе, бик хак сүзләр бу.
Һәр җирлекнең дә бөтен күрше-тирәгә үрнәк булырлык күркәм гаиләләре була. Хәер, һәр гаилә үзенчә матур. Мин дә җиде ачкыч – җиде сорау ярдәмендә Олы Әтнәдә яшәүче Сидеевларның гаилә йозагына ачкыч табарга тырыштым.
Иминлекне, гаилә кыйммәтләрен саклауны, тәүфыйклы балалар үстерүне, алар өчен үрнәк ата-ана булуны алгы планга куеп тормыш итә алар. Гаилә – ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.
Югарыдагы мәкальне кабатлап: гаилә – тормыш нигезе, ә әти-әни аның тоткасы дияргә кирәк. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев